Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 13:24

Парашютсыз “очучы” исән калган


Бер Уфа егете бишенче каттан очып төшеп исән калган.


Ул 19 яшьлек Саша Крючков. Саша Крючков дусларында ял иткәндә балконга тәмәке пыскытып үпкәсен ”тазартырга” чыккан булган. Шунда тигезлеген югалтып аска очкан. Ул бары тик йортка керү урынындагы ишек өстендәге түбәгә төшүе белән генә исән-сау калган. Бу хәлдән соң Саша Крючков десант гаскәрләренә барырга җыенуын белдергән. Чөнки парашютсыз очучыга парашют киеп сикерү берни дә тормаячак.

XS
SM
MD
LG