Accessibility links

Кайнар хәбәр

Конгресс эшчәнлегенә йомгак ясалды


Бөтендөнья татар конгрессында катнашып кайткан Башкортстан татарлары конгрессы башкарма комитеты әгъзалары форум эшчәнлегенә нәтиҗә ясады.


Билгеле булуынча, форумда республикадан 100дән артык вәкил катнашты, шуларның 60ы хакимият Башкортстан татарлары конгрессы башкарма комитетыннан качып үткәргән ниндидер конференция дигән чарада сайланса, калганнары кануный юл белән конгрессның 3нче корылтаенда сайланды. Утырыш Бөтендөнья татарлары конгрессы җитәкчелегенең Башкортстан татарлары конгрессына сәер мөнәсәбәтенә борчылу белдерде. Чөнки Ринат Закиров нәкъ хакимият үткәргән чарада катнашкан иде. Утырышта Башкортстан татарлары конгрессы сайлаган вәкилләргә сүз дә бирелмәүгә карамастан, форумның югары әзерлектә үтүе билгеләнде. Башкарма комитет әлеге мәсьәләдә якын көннәрдә мөрәҗәгать тә кабул итәчәк.
XS
SM
MD
LG