Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 11:13

“Азатлык” Казан университетында


Утыралар: Надир Дәүләт, Кәрим Камал, Илдар Низамов, Нәзифә Кәримова (сулдан уңга)

Утыралар: Надир Дәүләт, Кәрим Камал, Илдар Низамов, Нәзифә Кәримова (сулдан уңга)

Татар корылтае кысаларында Казан университетының журналистика факультеты студентлары һәм укытучылары белән очрашу булды. Анда студентлар, филология фәннәре докторы, КДУ профессоры Илдар Низамов, филология фәннәре кандидаты Илһам Фәттахов, “Азатлык” радиосының татар-башкорт редакциясе мөдире Кәрим Камал, Төркиядә яшәүче профессор Надир Дәүләт катнашты. Тапшыруны Римзил Вәли алып бара.


Римзил Вәли. Бу якшәмбедәге “түгәрәк өстәл сөйләшүе” дә бөтен дөнья татарларының 4 нче корылтаена бәйле. 13-15 декабрь көннәрендә 30 лап илдән җыелган татар халкы вәкилләре иң мөһим, иң кирәкле мәсьәләр турында фикер алыштылар, карарлар кабул иттеләр. 5 еллык тормышка хисап ясалды. Менә шул хисап докладында конгресс башкарма комитет рәисе Ринат Закиров “Азатлык” радиосының эшчәнлеген, татар язмышы өчен мөһимлген ассызыклап әйтте: «Әлбәттә, татар матбугатның күп санлы булуы – уңай күренеш, ләкин алар арасында дөньяга сибелгән татарның күпмедер дәрәҗәдә берләштерә ала торган бердәм-бер “Азатлык” радиосы.

Сөйләшүдә катнашкан студентлар
Ә бит биш миллион татар Русия ватандашы ил файдасына хезмәт итә, салымын түли, димәк, аларынң да тәүлек буе эшли торган үз радио-телевидение каналларына хокукы бар”. Конгрессның башкарма комитеты рәисе үзенең хисап чыгышында «Азатлык» радиосын очраклы рәвештә генә аерым искә алмагандыр. Чөнки радио иң демократик һәм теләсә кайда хәбәр, тавышлар китерә, әллә ни кыйммәт булмаган мәгълүмат чарасы. Анда эшләүчеләр татар халкы яшәешнең иң мөһим һәм фидакәрлек таләп итүче урыннарда яшиләр, хезмәт итәләр. Делегатлар арасында дистәдән артык “Азатлык” радиосы хәбәрчеләре булу моны ачык күрсәтә. Дөнья конгрессының корылтае кысаларында Казан университетының журналистика факультеты студентлары һәм укытучылары белән очрашу булды. Анда студентлар, филология фәннәре докторы, КДУ профессоры Илдар Низамов, филология фәннәре кандидаты Илһам Фәттахов һәм Бөтендөнья татар конгрессының 4 корылтае делегатлары, “Азатлык” радиосының татар-башкорт редакциясе мөдире Кәрим Камал, Төркиядә яшәүче профессор һәм делегат Надир Дәүләт катнашты. Бу тапшыруны Казаннан сайланган корылтай делегаты Римзил Вәли алып бара.

Римзил Вәли. Шактый озакка сузылган һәм ихлас әңгәмә бүгенге татар дөньясында мәгълүмәт чаралары, аларның милләтне саклауда үстерүдә әһәмияте турында барды. Дөрес, шул ук “Азатлык” радиосы да, Татарстан яки Русиянең матди ярдәменнән башка яшәүче мөстәкыйль радио. Студентлар һәм укытучлар радионың максаты, вазыйфасы белән кызыксындылар. Кәрим Камал болай дип җавап бирде.

Кәрим Камал. “Азатлык”ның ике мөһим нигез салырлык нәрсәсе бар. Беренчесе – “Азатлык”ның миссиясе. Ни өчен эшли “Азатлык”? Ул американ конгрессының ел саен бүлеп бирелә торган акчасына эшли. Ул үзе дәүләт оешмасы да түгел, без американнарның тышкы эшләр министрлыкка да карамыйбыз, башкасына да карамыйбыз. Конгресс ирекле мәгълүмәт тарату эшенә грант бүлеп бирә. “Азатлык” хосуси ширкәт санала, һәр елны шул грант хосуси ширкәткә күчерелә һәм миссия, кодекс буенча эш алып бара. Соңгы елларда демократия сүзенә, мәгълүмәт сүзенә мөнәсәбәт үзгәрде һәм ул өлешчә туксанынчы елларда булган хәлләргә бәйле. Демократиядан әллә нинди файда килмәде, сары матбугат, финанс төркемнәр үзара мөнәсәбәтләрен хәл итү өчен кулланыла дип уйлыйлар. Әмма мин бу очракта башка илләргә күз салырга такдим итәр идем. Хәзер көнбатышны хурлау, Европаны, Американы хурлау бара. Алар үзегезгә карагыз, үзегез үз гаибегезне күрмисез, ләкин кешегезнең күрә беләсез дип әйтәләр. Без пропагандага гына бирелмичә, кайда юнле тормыш җайга салынды? Кайда без хурласак та, әрләсәк тә, барыбер барып күрергә, кайберәүләребез хәтта анда китеп яшәргә тели? Ни гаҗәп, ул җирләр Көнбатышта ята.

Мәгүләмәт иреклегенә караганда, тормышны демократия принципларына нигезләнеп алып бару ягына караганда, болар барысы да нәкъ менә шул “Азатлык” радиосы принциплары нигезендә корган үз тормышын ягъни мәгълүмәт тарату хакимиятнең бүленеше нигезендә кору тормышны, башкарма хакимият үз эшен эшли, канун чыгару үз эшен эшли, мәхкәмә үз эшен эшли. Алар бер-берсенә тыкшынмый. Конфликтлар чыга, әлбәттә, конфликтсыз яшәп булмый. Ләкин конфликтларны хәл итү өчен механизмнар бар. Алар каралган һәм алар эшли башлады. Гаҗәп, эшлиләр. Җитешсезлекләр бар, алар турында ачыктан-ачык сөйләү һәм аларны бетерү механизмы турында ирекле фикер алышу. “Азатлык”ның миссиясе – шул хакта ирекле мәгълүмәт тарату.

Икенче принцип - һөнәри кодекс. Ул зур түгел, җиде-сигез пункттан тора, “Азаталык” беркайчан да бернинди тараф алмый, әгәр дә тарафлы мәгълүмәт бирелә икән, аңа уңай караганы да, тискәре караганы да шунда ук күрсәтелергә тиеш. Без тыңлаучыларга син шулай уйла, син шулай уйла дип әйтергә тиеш түгел. Мин үзем элек уйлый идем: ничек алай мөмкин икән? Беләбез без ирекле журналистларны, алар барыбер кем акча бирә, шуның музыкасын уйный дигән сүзләрне ишеткәнебез бар. Ләкин, ни гаҗәп, алай эшләп була икән. Әгәр дә үз фикеремне үткәрү теләгем туса, карале, бу дөрес микән, болай ярамас бит дип уйлыйм һәм аны төзәтәм. Сез шуны аңларга тиешсез, сезне тыңлаучы каршы якта ахмак утырмый, бәлки безгә шулай тыеладыр, ләкин тыңлаучы бик акыллы. Син миңа мәгълүмәт бир, аннары мин фикерне үзем эшлим. Тарафлар алмау, оппозициядәге бер рупорына әйләнмәү – шул һөнәри принципларын тәшкил итә.

Римзил Вәли. Журналистика һәм социологик факультеты укытучы һәм кандидаты Илһам Фәттәхов корылтайга килгән “Азатлык” журналистларына шактый кискен сораулар белән мөрәҗәгать итте.

Илһам Фәттәхов. Милләткә хезмәт итү юлында “Азатлык” радиосы журналистика өлкәсендә социаль институт буларак зур эш башкара. Без “Азатлык” радиосының ничек оешканын беләбез. Салкын сугыш вакытында АКШ, ФРГ инициативасы белән оештырылган. Ул очракта аның максат СССРда социалистик лагерьда яшәгән милләтләрнең төрки һәм башка халыкларның милли өлкәдәге хәлләрен халыкка җиткерү иде. Ул үз максатына иреште. Бүгенге геополитик сәясәткә караганда, “Азатлык”ның максаты башка. Сез Америка конгрессы акчасына яшисез. Фантазияда сез Дәүләт Дума биргән акчага яшәп карагыз, һәм сез нинди интереска хезмәт итәрсез?

Кәрим Камал. Мин андый вазгыятьне күзгә китерә алмыйм, чөнки Дума татар телендә эшләрлек бер генә медиага гына да махсус даими рәвештә акча бүлеп бирмәде. Бу очракта Дәүләт Думасыннан ирекле мәгълүмәт чарасы өчен безгә, татарларга, тапшырулар ясау мөмкинлеге бүген юк дәрәҗәсендә. Реалист булыйк. Романтизм хисләрендә йөзеп йөрсәк, андый нәрсәне күзгә китерергә була, ләкин чынбарлык башка төрле. Минемчә, демократия Американыкы да түгел, Англияныкы да түгел, Русиянеке дә түгел, аның принциплары бер.

Илһам Фәттәхов. Тукай патша Россиясе вакытында жандармнарга, патша кешеләренә “Китмибез” дигән шигыйрь язды. Ә сез ни өчен Татарстан Апас төбәген ташлап, эмиграцияга киттегез? Сез хәзер үзегезнең арттан талантлы татар яшьләрен чит илгә чакырасызмы? Безнең татар матбугатында шундый мода – талантлы татар яшьләрен Америкага, Финнляндияга кияүгә, гаилә корырга чакыралар. Татарстанда кем кала? Тукай китмибез диде, сез кайтыгыз, Надир абый, сез нигә киттегез? Нигә туган ватаныгызга кайтмыйсыз? Әйдәгез монда бәйсезлек өчен көрәшик, Россиянең үзәгендә, Төркиядә түгел. Аталар-бабалар анда көрәштеләр, чөнки совет заманында кайта алмадылар. Ә сез хәзер кайтыгыз. Россияда демократия, Путин мөмкинлек бирә.

Надир Дәүләт. Татарстан бәйсез булса, кайтам иртәгә үк.

Кәрим Камал. Мин үземне киттем дип санамыйм. Мин гаскәрдә ике ел хезмәт иттем. Ул минем өчен китү иде. Мине Украинага ташладылар, анда татар гәҗите дә юк иде, татар бәйләнешем дә юк иде, менә ул китү иде.

Илһам Фәттәхов. Надир абый җиңел котылды, Татарстан бәйсезлек алса, кайтам, ди. Туксанынчы елларда, Ельцин чорында Татарстанга еш килде, кайтырга да мөмкинлек бар иде. Барыбер, кайтыгыз дип чакырам мин сезне. Надир абый, Садри Максудины искә алыгыз, ул ата-төрекнең советнигы иде. Төркия ни өчен туксанынчы елларда Ельцин Татарстан белән договор төзегәндә Татарстанның бәйсезлеген өлешчә танымады. Нигә сез Төркиянең мәрхүм президентына ул идеяны җиткерә алмадыгыз?

Надир Дәүләт. Гомумән чит илләрдә татарлар турында иң күп мәгълүмәтне Төркиядә таба аласыз. Төркиядә татарларны моннан яхшырак та беләләр дип әйтә алам. Татарлар турында байтак китаплар чыга, конференцияләр оештырыла. “Татар” дигәндә нәрсә ул дип сорамыйлар. Ләкин, Төркиядә “татар” дигәч, кырым татар искә килә. Чөнки кырым татарлары үткән гасырларда ун меңләп, йөз меңләп Төркиягә күчеп килгәннәр. Безнең Казан татарларының саннары аз. Шулай да дәүләт даирәләрендә татарларының кем булуы мәгълүм. Иң яхшы үрнәк – Татарстанда туксан елдан соң Төркиянең җөмһериятенең баш консуллыгы ачылды. Төркия һава юллары атнасына ике тапкыр рейс бар. Ул экономик яктан бик уңышлы түгел, чөнки очкычлар буш очалар. Ләкин, бәйсезлекне ник кабул итмәделәр? Татарлар үзләре теләмәгәч, нигә башкалар кабул итсен? Татарлардан шундый таләп килмәде.

Илһам Фәттәхов.”Азатлык” радиосын еш кына тыңлыйм. Соңгы вакытта сез татар телен чистарта башладыгыз. Арча районына илле-алтмыш яшьле пенсионерлар совет чорындагы терминнар белән сөйләшәләр. “Больница, санаторий, канцелярия” дип сөйлиләр. Ә “Азатлык” радиосында әйтәләр “хастаханә, шифаханә”. Аңламый халык. Сез халыктан аерыласыз. Әйдәгез, татар әдәби телгә кайтыгыз, Тукай теленә кайтыгыз. Кирәкми безгә төрекләргә иярү.

Кәрим Камал. Тукай теленә кайтыгыз дидегез, ә бит ул “больница” әйтмәгән, шуңа күрә, сорау биргәндә, сорауны да бирергә кирәк. Тел үсәргә тиеш. Безне аңлау бик мөһим, ләкин икенче яктан битарафлык күренә. Урыс телен белгәч урысча сөйләшү, ә ул безнең тел өчен бер дә яхшы нәрсә түгел. Телне белергә кирәк түгел димим, киресенчә, урысын да, инглизен дә белергә кирәк. Моннан кирәге юк дигән фәлсәфә - бозык фәлсәфә. Ә без битарафлык күрәбез. Мәгүлъмәт чаралары телне мөмкин кадәр сакларга тиеш.

Илдар Низамов. “Азатлык”та төрки телләрдә сөйләүче ничә бүлек бар? Сезнең ул бүлекләр белән элемтәгез ничек?
Кәрим Камал. Үзәк Азия телләре барысы да бар, кыргыз, казах, төрекмән, үзбәк, әйзербәҗән, татар-башкортлар яшәп килә. Әлбәттә, без кечкенә редакцияләрдән саналабыз, чөнки үз дәүләтебез юк. Без җиде миллион дип сөйләргә яратабыз. Ләкин конкрет гамали эшкә килгәндә, ул җиде миллион югала. Бар эшне Татарстандагы татарлар башкара. Башкортстанда активлык күрәбез. Ләкин, сибелгән-чәчелгән татарларга без әллә нинди өметләр баглый алмыйбыз. Чехия татарларын ничектер оештырырга тырышабыз, ләкин, сизелә, алар күбрәк Урта Азия, Казахстан, Русия төбәкләреннән күчеп килгән – барысы да урысча сөйләшергә тарта. Ә хезмәттәшлеккә килгәндә, без бер оешма, шуңа күрә яңалыкларыбыз булса бүлешәбез, кыргызлар өчен бездән кызыклы хәбәр булса, бирәбез, алардан алабыз, ләкин, аңлыйсыздыр, аларның мөстәкыйль дәүләтләре бар, шуңа күрә алар үз эшләре белән мәшгүл.

Римзил Вәли. Кәрим Камалны Прагадагы татар журналистларны турындагы сүзләрне өстәп тагы шуны әйтәсе килә. Өч ел ярым элек Европа уртасында Прагадан егерме чакрымдагы күл буендагы бакчада татар сабантуе булды. Беренче Прага сабантуена шул тирәдә әшәүче милләттәшләр һәм башка халыклар килде. Уеннар уйналды, казанда сарык шулпасы пешерелде. Бу якта яшәүче яңа мөһәҗирләр яңача таплана башладылар. Сабан туен оештыручылар, бүләкләр алучылар Прага читендәге юллар кисешкән урыннарга “Сабан туе” дип язылган күрсәткечле тартмалар тезеп куючылар Азатлык журналистлары иде. Аларның исемнәре сезгә таныш, Наиф Акмал, Али Гыйльми, Алсу Кормаш, Кәрим Камал. Менә кемнәр
Илдар Низамов. Тыңлаучы булмаса, бер станция да була алмый. “Азатлык” та шулай. Һәм “Азатлык”та бу проблема торырга тиеш. Ул ике яклы: бармы тыңлаучы һәм тыңларга мөмкинлек бармы? Тыңлаучыга мөмкинлек бирү мәсьәләсе – бу икенчерәк әйбер. Халык “Азатлык”ны “Яңа гасыр” белән яшәде. Казан артында авылга китсән, анда “Азатлык”ны тыңлап булмый. Казан арты “Татарстан” аша тыңлый иде. Мин нечкәлекләргә керә алмадым, “Азатлык” “Яңа гасыр” белән туганнарча, кардәшләрчә сөйләшү була алмады. Ничек без шулай унике минутка калдык? Бәлки “Курай” белән, “Татар радиосы” белән сөйләшергә мөмкиндер. Тәүлек буе буш сүз сөйләп утыралар бит.

Регина Садыкова.
Яшь журналистлар “Татар радиосын” тыңлыйлар. Көне буе битарафлыкка этә торган җырлар тыңлаганчы бәлки бер сәгатьлек “Азатлык” тарафыннан әзерләнгән тапшыру тыңларга кирәк. Бүген журналистлар бер-берсе өчен эшлиләр дигән фикер туа. Ник дигәндә, чөнки татар яшьләре ник татрача газета укысын, ник татар радиосын тыңласын? Аларның башларында глобальләшү. Күбесе бүген үзләрен кем икәнлеген аңламый. Бүген татар яшьләре белән нинди элемтә оештырыла?

Римзил Вәли. Тиражлар төшә, радио, телевидение конкуренцияга керә алмый. Нишләргә соң? Әгәр дә самообслуживание булса, үзебез өчен газета чыгарсак, радиода сөйләсәк, егет-кызлар укып чыкса, нишләр? Мәдәниятнең, мәгълүмәтнең милли кыйммәтьләрнең барып җитуе һәм нинди конкуренцияга сәләтлеге дигән проблема - зур проблема.

Кәрим Камал.
Тел бетә, милләт бетә дигән сүз яңа түгел. Ул инкыйлабка кадәр дә булды, Исхакыйның язганнарын да беләсез, совет заманында ул милләт өчен иң зур хәләкәт булды, мсилләтнең иң әйбәт фикерли торган затларны кырдылар һәм без ул чакта ничек яшәп калганбыз, мин шуңа аптырыйм. Минем нәрсә әйтәсе килә, милләт бетә дигән нәрсә яңа түгел. Анда перспектива һәркемдә бар. Милләтнең ниндидер эчке көче бар, рухы бар. Һәм ул рух, ни гаҗәп, яши. Яшьләрдә бик сизелмидер, алар бик тиз урыслаша бара. Шуңа да карамастан, үсә төшкәч һәр шәхестә ниндидер кемлегенә кайту күзәтелә. Әмма тора бара кеше динне дә искә төшерә, милләтне дә искә төшерә, әти-әнисен кем булуын искә төшерә. Шуңа күрә мин татар журналистлары үзләре өчен генә яза дигән фикер белән килешмәс идем. “Азатлык”ны күбрәк диаспора да тыңлый, хәзер Интернет-сәхифәбез яңартылгач, Интернет-аудиториясе артты. Без, медиа мөһитнең үзгәрә баруын истә тотып, башка платформаларны сынап тота карыйбыз. “Азатлык” радиосы – ул радио гына түгел, бер ничә ел элек “Яңа гасырда” фикер алышу формасында тапшыру да әзерләдек.

Римзил Вәли. Менә нинди кызыклы һәм мөһим борылышлар. Сүз Бөтендөнья татар җыены, анда яңгыраган чыгышлардан башлап, бүгенге мәгълүмәт мөһитененң кискен проблемалары итурында дәвам итте. Бер карасаң, газетла, телевидение, журналллар күп, Интернет көчәеп бара. Икенче карасаң, милли мәгълүмәт чараларның аудиториясе тарая бара. “Азатлык” радиосының егерме минутка кадәр кыскартылган тапшыруны бирүче “Яңа гасыр” радиосы хәтта Казан артындагы кайбер районнарда хаман ишетелми икән. Димәк, татар җыеннары милләткә мәгълүмәт таратучылар очрашуы юкка гына түгел, алар дөреслекне белергә ярдәм итәләр.
XS
SM
MD
LG