Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медведев сайлауларда тышкы тәнкыйткә карамыячак


Русия президенты Владимир Путинның варисы булыр дип көтелгән Дмитрий Медьведев киләсе язда үтәчәк президент сайлауларында чит илләрнең тәнкыйтенә игътибар итмиячәген белдерде.
Бүген Медведев март башында үтәчәк сайлауларда намзәт булып теркәлү өчен мөрәҗәгатен Үзәк сайлау комиссиясенә тапшырды.
Узган атна башында Путинның хуплавын алганнан соң хакимияттәге Бердәм Русия фиркасе премьер-министрның беренче урынбасары Медведевны президентлыкка тәкъдим итте.
Путин, Медведев президент булган очракта, премьер-министр урынын алырга теләвен белдерде.
XS
SM
MD
LG