Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә зур бәйрәм. Чекистлар көне.


Дәһшәтле куәт символы - Мәскәүдәге Лубянка бинасы
Дәһшәтле куәт символы - Мәскәүдәге Лубянка бинасы

Бәйрәм совет чорыннан килсә дә, бүгенге иминлек хезмәтләре үзләренең НКВД-КГБ гамәлләре белән бәйләнүен теләми.

Чекистлар, ягъни иминлек хезмәткәрләре бик аз сүзле. Монысы сер түгел.

“Әле менә зур эш башкардык - нефть үткәргечләрдән яшереп кенә нефть урлаучыларны тотып, аларны мәхкамәгә тапшырдык” - дип бәяләде Федераль иминлек хезмәтенең Татарстан бүлеге мәтбугат хезмәте вәкиле Радик Муллагалиев узып бара торган 2007 елның зур уңышын. Ә әлеге хезмәтнең башка эшләренә килгәндә исә:
“Безнең эшләр эчке эшләр министрлыгы белән бергә бара. Шулай ук экстремистларны тотып аларны мәхкәмәгә бирү дә безнең максатыбыз. Күп әйтеп булмый бүгенгә, мәхкәмә үз сүзен әйтергә тиеш ул эшләр буенча”,- диде ул.

Гомүмән, чекистлардан нинди дә булса яңалык һәм сер алырмын димә. Русия иминлек хезмәте иминлек булдыру белән беррәттән коррупциягә каршы көрәшүче оешма да икән әле.
Инде билгеле булганча, “Тime” журналы Путинны ел кешесе итеп билгеләү уңаеннан, әлеге басманың журналистлары аның белән очрашкан вакытта, Русиядә коррупциягә каршы көрәшнең нәтиҗәсе бик күренмәү турында да сорау бирелгән иде. Әмма җавап чит ил хәбәрчеләрен бик кәнәгатьләндерерлек булмады кебек.
Татарстан яшерен хезмәтләренең бу юнәлештәге уңышлары да сер булып кала ахыры. “Бу сорау буенча мин комментар бирә алмыйм. Ул федераль мәгълүмат булып кала”,- диде Радик Муллагалиев.
Үзеңнеке үзеңә якын дигәннән, Путин президент булганнан соң, чекистларны яхшы яктан гына күрсәтү бермә-бер артты. Алар турында фильмнар да күбрәк күрсәтелә башлады, китаплар басылды. Күпләре хакимияткә кереп утырды, бүгенге Мәскәү Кремлен дә алар кулында дип әйтергә була.
Бүгенге көндә хәтта татар милли оешмаларында да элекке КГБ хезмәткәрләрен күрергә була. Мисал өчен, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетында чит ил татарлары белән элекке чекист Рөстәм Гәйнетдинов эшли. Ул татар мөхәҗирләре тарихы турында китап та чыгарды.
Әмма хәзер шундый урыннарда утырган иминлек хезмәткәрләре үзләренең совет заманындагы КГБ гамәлләре белән бәйләнүен теләми. Әлеге хезмәтнең төрле чакларда - ВЧК, НКВД йә КГБ дип аталганда, илгә китергән зыянын тарих яхшы хәтерли. 30-нчы елларда гына да әлеге хезмәт аркасында миллионлаган кеше кырылды. Татар-башкортларның зыялы катламы юк ителде. Бу репрессия машинасы 20 мең НКВД хезмәткәрләренең үзләренең дә гомерләрен кисте.
Русиядәге әлеге хезмәт башлыгы Николай Патрушев әңгәмәләр биргән вакытта: “ФСБ - ул яңа махсус хезмәт, элекке КГБ түгел”, - дигән иде.
Дәүләт думасы депутаты Геннадий Гудков (ул шулай ук дәүләт иминлеге хезмәтенең элекке хезмәткәре), “Советлар заманындагы һәм хәзерге махсус хезмәтләрнең эш ысуллары әллә ни аерылмый. Әмма ФСБ-ны бүгенге КГБ дип атау дөрес түгел. Чөнки тарихи шартлар тамырдан үзгәрде”, - ди.
Ә “Агентура” тикшерү үзәге вәкиле Андрей Солдатов фикеренчә, дәүләт иминлеге хезмәтенең беренче максаты хәзер сәяси радикализмга каршы көрәш, шуңа да ФСБ-ның совет чорындагы үткәне алгы планга чыгарылмый.
20 декабрь Федераль иминлек хезмәте белән беррәттән тышкы күзләү хезмәте, федераль сак хезмәте һәм Русия президентының махсус программалар идарәсе хезмәткәрләренең дә һөнәри көне булып тора.
Шул уңайдан Казанда опера һәм балет театрында бәйрәм концерты узды.
Бу көнне билгеләп үтү турында Русиянең ул вакыттагы президенты Борис Ельцин 1995 елның нәкъ шушы көнне үзенең фәрманын имзалый. Ә 1917 елның 20 декабрендә Халык комиссарлары шурасы карары белән ВЧК - Бөтенрусия гадәттән тыш комиссиясе төзелгән була.
XS
SM
MD
LG