Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 21:43

Хокук яклаучылар Тифлиснең көч куллануын хөкем итә


Кеше хокукларын яклаучы Һюман Райтс Уатч оешмасы узган айда хакимияткә каршы демонстрацияне көч белән тараткан һәм оппозиция яклы телевидение эшен туктаткан Грузия хөкүмәтен хөкем итә. Нью-Йоркта урнашкан бу оешманың Европа һәм Үзәк Азия бүлеге җитәкчесе Һолли Картнер Грузия хөкүмәте 7 ноябрьдә көч куллануы белән чикне үтте диде.
Чәршәмбе көнне Брюссельдә урнашкан Халыкара Кризис Төркеме дип аталган оешма да Грузия хакимиятләрен авторитар ысулларны арттыра баруда гаепләде.
Һюман Райтс Уатч та, Халыкара Кризис Төркеме дә Көнбатыш хөкүмәтләрен Грузиядә демократик реформалар башлау өчен басым ясарга чакырды.

XS
SM
MD
LG