Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чаллыда корбан ашына төрле милләт кешеләре өметләнә


Чаллыда Кол Шәриф мәчетенең кечкенә күчермәсе, ягьни макеты булган һәйкәл – мәчет бар. Әлеге мәчет моннан берничә ел элек дөньядагы иң кечкенә мәчет исеменә дәгьвә иткән иде.


Ләкин Чаллының имамнары, муллалары, монда бар шартлар да юк, диеп, иң кечкенә мәчет исемен бирүгә каршы чыктылар. Шулай да монда 3-4 кеше сыя һәм кайбер җомга көннәрендә һәйкәл-мәчет тулы була. Корбан гаете көнне кечкенә мәчетнең ишеге ачык булса да, ишек төбенә сәдака өчен савыт куелса да, эчендә кешеләрне очрата алмадым. Ачык ишеккә аркылы саплы себерке куелган.

Димәк, танылмаган мәчеттә гает намазы укылмады, иң кечкенә мәчеттән репортаж да булмады. Чаллының иң зур мәчете “Тәүбә” исемен йөртә. Шунда юл алам. Мәчет борынгы заманнарга кайтара кебек. Меңләгән халык, йөзләгән сарык. Кемдер сата, кемдер ала. Шундук сарыкларны яткырып суеп, тиресен туныйлар. Итен бүлгәлиләр. Олы яшьтәге бабай белән урта яшьләрдәге ханымның бер тәкәне өстерәп баруларын күрәм. Алар хәл алырга туктаган арада берничә сорау бирәм.
"Мин Зөләйха Минһаҗева. Менә 3нче ел инде шушы мәчеттә корбан чалдырам. Быел авырдым, исән-сау калуыма корбанны багышлыйм. Тәкәне 3 мең сумга алдык. Аларны үстерүчеләргә дә, ашаучыларга да Ходай әҗерен бирсен. Корбанның бер өлешен мәчеткә калдырабыз, туганнарны җыеп сыйлыйбыз, күрше–тирә белән бүлешербез."
Зур мәчетнең эчен тутырып бер ханым сәдака бирердәй бабай эзләп йөри. Ләкин кирәкле бабайны таба алмый. Бу ханым сәдака биргәндә ни өчен сайлана? Сәбәбен сорыйм:
“Бабайлар күп, ләкин сәдака бирерлекне таба алмадым. Хәер бирергә күңелем тартканын күрмәдем. Андыйны табырмын дип уйлыйм."
Мәчетнең эчендәге утыргычларга марҗа апалары, әбиләре тезелешеп утырган. Алар кулларын сузган килеш акрын гына сөйләшәләр. Кемдер 5 сум, кемдер 10 сумны кулларына тоттыра. “Дай бог здоровья!”, дип хәер бирүчеләргә рәхмәтләрен әйтәләр. Ә менә мәчетнең тышкы ягында, салкын урамда фәкыйрь генә киенгән 9-10 татар апасы һәм әбиләре төзелгән. Ничек болай, ни өчен марҗа әбиләре мәчет эчендә хәер көтә, татар әбиләре салкын ишек төбендә? Ишек төбендә торучы апалар фикере:
"Татар бәйрәме булсын иде бу. Без аларның чиркәүләренә йөрмибез. Әйтеп карадык, файдасы юк. Аларга ит чыгарып та бирәләр. Ә менә безгә юк. Без ятимнәр күп сорамыйбыз, аз гына да җитә. Сарык сатып алырга хәлебездән килми. Пенсия акчасы фатирга түләүгә генә җитә. Алай да рәхмәт инде. Сугышлар гына булмасын, патшалар имин булсын. Булган тормышыбызга риза инде."
XS
SM
MD
LG