Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кайчандыр Гитлер, Сталингә бирелгән ел кешесе исеменә быел Путин лаек


Time журналы Путинне аерым билгеләргә булды
Time журналы Путинне аерым билгеләргә булды

“Time” журналы Русия президенты Владимир Путинны ел кешесе итеп сайлады һәм журналның декабрь саны тышлыгында зурлап Путин рәсеме бирелде. Русиядә бу гадәттәгечә зур яңалык буларак кабул ителде.

“Time” журналы ел кешесе исемен 1927нче елдан бирле билгеләп килә. Һәм аңа халык тормышына яхшы яки начар яктан иң күп йогынты ясаганнар лаек була. “Время новостей” газетасы, Путинны ел кешесе итеп сайлау ике вакыйгага бәйле, дип яза.

Аның беренчесе - Сочиның 2014 елгы кышкы Олимпиаданы уздыру бәйгесендә җиңүе, ә икенчесе - Русиянең киләчәк президенты тирәсендә барган ыгы-зыгы төеренең ниһаять чишелүе. Ягъни, күпләр Путин өченче тапкыр да президент булып калыр дип уйлаган. Бары Путин Медведевны варис итеп игълан иткәч кенә, бу шикләр таралган икән. Менә шушы ике вакыйгага бәйле Путинга ел кешесе исеме бирелгән, ди “Время Нововстей”.

Ә Time журналы баш мөхәррире Ричард Стенгель үзе:

“Ел кешесе дип игълан итү ул олы мәртәбә дә түгел, бүләк тә түгел, популярлык ярышы да түгел. Бу фәкать узган ел эчендә вакыйгаларга я яхшы, я яман яктан нык тәэсир иткән шәхесне билгеләү”, - ди.

Журнал мөхәррире Ричард Стенгель, Путин ил белән яхшы идарә итә алганны күрсәтте һәм илдә тотрыклылык туды, дип яза. Әмма шул ук вакытта басма мөхәррире, бу уңышлыкларга ирешү өчен кешеләрнең хокуклары кысылды, сүз ирегенә чикләр куелды һәм бу бик куркыныч күренеш дип белдерә. Путин реформатор булырмы, яки киресенчә Русияне репрессия чорларына кире алып кайтырмы - анысын әйтүе әлегә бик авыр һәм моны без киләсе елларда гына белә алачакбыз ди, "Time" мөхәррире Стенгель.

Путин Time хәбәрчеләре белән сөйләшә, 19.12.2007
Шушы ук журналда Путин белән зур әңгәмә дә басыла. Анда Путин Русия хакимияте нинди булырга тиешлеген әйтә. Коррупция, җинаятьчелеккә каршы көрәш турында фикерләрен җиткерә. Оппозиция хакында сөйли һәм аларга акча ягыннан Көнбатыш ярдәм итә, дип тә әйтә. Путин әңгәмәдә һәрдаим Америка Русиянең эчке эшләренә кысыла дип басым ясап килә.

“Соңгы елларда безгә - сезне үзебезнең цивилизацияле Көнбатыш гаиләсенә кабул итәргә әзер без, дип әйткәләп киләләр. Әмма, беренчедән, ни өчен әле сез үз цивилизациягезне иң яхшысы дип уйлыйсыз. Америкага караганда борынгырак цивилизацияләр дә бар бит. Икенчедән, безгә һәрвакыт турыдан-туры әйтмәсләр дә, шуңа төрттереп киләләр, имеш безнең гаиләдә без өлкәннәр һәм башлык булачакбыз, ә сез безне тыңларга тиешсез дип. Заманча илдә мондый мөнәсәбәтләр була алмый”, - ди В. Путин.

Моннан тыш ул Анна Политковскаяның үтерелүе турында да үз фикерләрен җиткерә. Ул, Политковская Русиянең сәяси тормышында бернинди мөһим роль уйнамады, шуңа хакимият өчен куркыныч иде дигән сүзләр ул көлке, аны үтерү хакимияткә каршы бер провокация иде, ди Путин "Time" журналына әңгәмәсендә.

Кайбер басмалар язуынча, моңа кадәр Путин беркайчан бер генә көнбатыш массакүләм мәгълүмат чарасы белән дә шулай теләп, ачылып китеп сөйләшмәгән. Путинга ел кешесе исемен биргән "Time" журналы хәбәрчесенең хаталы сорауларын да ул җиңелчә төзәткәләп җибәргән.

80 ел дәвердә бу исемгә күп кешеләр лаек булды. Мисал өчен, Гитлер, Сталингә бу исем хәтта ике тапкыр бирелде. Моннан тыш, Андропов, Хрущев, Горбачев та бу исемлеккә керде. Гомумән, журнал күп очракта дәүләт башлыкларына өстенлек биреп килде. Һәм Путин шуның чираттагысы.
XS
SM
MD
LG