Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 21:06

20 декабрь төн уртасында моңарчы 15 илдән торган Шенген килешүенә тагын 9 ил өстәлде. Португалиядән алып Эстониягә кадәр, 24 ил буйлап, ирекле хәрәкәт итү тәртибе кертелә.

Словения белән Хорватия арасында чик буенда урнашкан Мацель авылында атлы полиция кизүгә әзерләнә. Бүген төн уртасында Словения Шенген киңлегенә кергәннән соң, бу авыл Шенген киңлегенең чигенә әйләнә, анда тикшерү көчәйтеләчәк. Ә менә Шенген илләренең эчке чикләрендә, киресенчә, тикшерү урыннары, таможнялар юкка чыгарыла.

Шенген килешүе гамәлгә кергәннән бирле бу киңлекнең иң зур киңәюе булачак. Европа Берлеге өчен бу зур тантана – "тимер пәрдә" чорының соңгы калдыкларыннан арыну.

"Минемчә, бәйрәм итү өчен сәбәп бар. 80 миллион чамасы кеше, Европа Берлеге ватандашлары, ниһаять, башкалар шикелле, ирекле хәрәкәт итү мөмкинлеген алачак - берлекнең бер иленнән икенчесенә паспорт күрсәтмичә, чират тормыйча, тикшерү үтмичә йөри алачак. Бу, әлбәттә, хәрәкәт иреклеген, туризмны хәттә төрле илләрдәге кешеләрнең үз-ара аралашуын арттырачак", ди Европа Берлегенең Юстиция комиссары вәкиле Роскам Аббинг.

Моңа кадәр Шенген киңлегенә 15 ил керә иде. Иртәгәдән башлап аларга тагын 9 ил кушыла: Чехия, Маҗарстан, Словакия, Словения, Польша, Латвия, Литва, Эстония һәм Мальта.

Киләчәктә шушы 24 ил буйлап ирекле хәрәкәт итү мөмкинлеге булачак – җир өсте, су һәм һава юлларында. Һава аланнарында тикшерүне март аенда бетерү күздә тотыла.

Яңа тәртип эшкуарлар өчен генә түгел, туристлар өчен дә күп нәрсәне җиңеләйтәчәк. Кәгазь эшләре кими, туристлар бер виза белән бар Европа буйлап сәяхәт итә алачак.

Әмма ирекле хәрәкәт – туристлар өчен генә түгел, җинаятьчеләр өчен дә ирекле булачак. Чикләрне бетерү җинаятьчелекнең артуына китерәчәк дигән шөбхәләр бар. Европол башлыгы Макс-Петер Рацел алай уйламый.

"Без тикшерүләр үткәрдек. Җинаятьчелекне бернинди чикләр тә туктата алмый. Тимер пәрдә ишелгәннән соң, җинаятьчеләр 90-нчы елларда көнчыгыштан көнбатышка агылды. Ләкин, шул ук вакытта алар көнбатыштан көнчыгышка да агылды. Ягъни, бу яңа вазгыять Европада җинаятьчелек торышын әллә ни үзгәрмиячәк", диде Европол башлыгы.

Кем өчендер җиңеләя, кем өчендер – киресенчә. Мацель авылы шикелле Шенгенның тышкы чигенә әйләнгән урыннарда тикшерүләр көчәйтелә. Ул чикне үтүчеләр хәзер Шенген киңлегенә керү сәбәпле, виза гына түгел, ә җитәрлек акчасы һәм иминияте булуын исбатларга тиеш буалачак.

Шенген киңлегенә яңа әгъзалар кушылу уңаеннан, тантана чаралары бүген төн уртасында башлана. Чик буендагы элекке тикшерү урыннарында үтәчәк "Чикләр белән хушлашу" дип аталган бу чараларда Европа илләренең җитәкчеләре дә катнаша.


Шенген турында кайбер мәгълүмат


Шенген киңлеге дигән төшенчә Европада әйләнешкә әле 80-нче елларда ук керсә дә, аның чын гамәлгә керуе 1995-нең 26 мартында гына булды.

Шул көнне Бельгия, Франция, Германия, Нидерланд, Люксембург, Испания һәм Португалия арасында эчке чикләр һәм андагы паспорт тикшерүләр бетерелде, кешеләр ирекле хәрәкәт итә башлады.

1997-нең 26 октябрендә Шенген киңлегенә Италия кушылды.

1997-нең 1 декабрендә Шенген илләре белән эчке чикләрен Австрия ачты.

2000-нең 26 мартында Шенгенгә Греция керде.

2001-нең 25 мартында Шенген төньяк илләре - Дания, Финляндия, Исландия, Норвегия һәм Швеция хисабына киңәйде.

2007-нең 21 декабре Шенген тарихында иң зур киңәю көне - хәзер аңа Чехия, Эстония, Маҗарстан, Латвия, Литва, Мальта, Польша, Словакия һәм Словения дә кушыла.

Читтән (шул исәптән Татарстан һәм Башкортстаннан да) Шенген илләренә килү өчен махсус Шенген визасы кирәк, Русия ватандашлары өчен аны алу 35 еврога төшәчәк.

Европа берлегенә кергән Британия һәм Ирландия Шенген киңлегеннән читтә кала, алар әлегә үз эчке чикләрен ачмый.

Шенген исеме эчке чикләрне бетерү турында шушы килешү тәүге мәртәбә имзаланган авыл исеменнән килә, ул Люксембургта урнашкан.


Шенген киңлегенең 9 илгә киңәүе сезнең өчен файдагамы? Сез еш сәяхәт итәсезме? Фикерегезне әйтегез.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG