Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 15:31

Газетаның беренче битендә урнашкан баш мәкалә Конгресс дип атала, биредә Рәшит Әхмәтов, татар корылтаенда булганнарны федераль сәясәт белән бәйләп карый.


Автор фикеренчә, соңгы корылтай алдан узган өчесеннән дә тынычрак узган. Биредә ул игътибарны Миңтимер Шәймиевнең милли компонентны кайтарырга кирәк, Татарстанда террорчылык белән көрәшергә кирәк дигән фикерләренә юнәлткән.
Корылтайда катнашкан дәрәҗәле кунакларга килгәндә, автор тантанага Башкортстан президенты Мортаза Рәхимовның, Русиянең төбәкләр үсеше министры Дмитрий Козакның, президент вәкиле Коноваловның, хәтта бер генә төбәк җитәкчесенең дә килмәвен искә ала. Башка корылтайлар белән чагыштырганда быелгысының дәрәҗәсе түбәнрәк булган, автор фикеренчә.

Путинның үзе килүе түгел, хәтта аның котлау телеграммасы да корылтайның соңгы көнендә генә иреште, ди ул. Мәкалә авторы корылтайга президентлыкка нәмзәт булып баручы Дмитрий Медведев булса да килер дип ышанган. Ник дигәндә, татарлар белән элемтәне өзергә ярамый. Алда әле президент сайлавы, ә Русиядә сайлаучыларның шактый өлеше ул татарлар. Ләкин шулай да корылтайга Медведев та килмәде.

Шулай итеп корылтайда иң дәрәҗәле кунаклар, президент вәкиле урынбасары Зорин һәм министр урынбасары Камил Исхаков булды, ди автор. Биредә шулай ук Исхаковның чыгышы нык тәнкыйтләнә, бигрәк тә аның вата-җимерә татарча сөйләве. Корылтайда Татарстан премьер-министры Рөстәм Миңнехановның катнашмавын, Рәшит Әхмәтов, аның Камил Исхаков белән очрашырга теләмәвендә күрә. Автор әле дә бу ике шәхесне Татарстан президенты тәхетен алырга теләүче итеп карый.
Медведевның президентлыкка бару темасына кагылып автор шуны әйтә. Бүгенге көндә сәясәттә, куәт тармакларының дәрәҗәсе арта, һәм алар сайлауларда үз нәмзәтен чыгарып, җиңәргә дә мөмкиннәр, ди Рәшит Әхмәтов. Биредә ул Зюганов белән Медведевне мисал итеп китерә. Федераль канунда шундый мәтда бар - әгәр ярышта ике нәмзәт кенә булса, президент булыр өчен 50% тавыштан артыграк җыярга кирәк. Сайлау берсенең дә файдасына төгәлләнмәскә мөмкин. Ул вакытта Путин өченче тапкыр президентлыкка кала ала.
Газетада ясалган хәбәрләр җыелмасында күбесенчә Бөтендөнья Татар конгрессы корылтаенда чыккан ыгы-зыгылы хәлләргә багышланган. Бу беренче чиратта Фәннәр академиясендә узган һәм мәгарифкә багышланган секция барышында, “Татмедиа” агентлыгы җитәкчесе урынбасары Фәрит Шаһиәхмәтовның, делегатларның татарча сөйләргә кирәк дигәннәренә ачуланып чыгып китүе.
Икенче мәсьәлә - Башкортстанга караган “Безнең туганлык мәңгелек” дигән резолюциягә кагылган. Мәгълүм ки, баштарак корылтайга Башкортстаннан 60 кешелек рәсми хакимиять делегациясе җибәрелә, әмма соңрак аңа каршы булган Башкортстан татар конгрессының 45 вәкиле килә. Соңгыларына корылтай барышында Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында, Башкортстан татарлары исеменнән, милләте башкорт булган мәгариф министрының чыгыш ясавы ошамаган. Шул ук вакытта алар, Башкортстанда үзләренең хокуклары бозылулары турында, аларны башкортлар санына кертүләре турында әйткәннәр. Конгрессның йомгаклау утырышында башкарма комитетка әгъза итеп Мортаза Рәхимовка каршы оппозиция вәкилләре кертелмәгән. Шуңа күрә дә алар бу вакыйгага карата үз борчуларын белдергән.

Ахырдан янә сәясәткә килгәндә, күптән түгел Русия Дәүләт Думасында мандат урыннары бүленде. Башкортостан исемлегендә 15 кеше депутатлыкка тәкъдим ителсә дә, аларга 16 урын бирелгән. Татарстаннан бу исемлектә 18 кеше булса да, татарстаннарга башта 13 урын бирелгән. Соңыннан бу сан 14кә күтәрелә. Рәшит Әхмәтов газета битләрендә оптимистик фаразлар ясап, бәлки Мортаза Рәхимов үзләреннән артып калган мандатны Татарстанга биргәндер, ди.

XS
SM
MD
LG