Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 11:23

Сембернең Педагогия университетында фәнни-гамәли конференция узды


Чараның исеме – “Мәктәпләрдә татар телен һәм әдәбиятын укытуда яңа технологияләр-ысуллар”.


Бер көнгә генә исәпләнгән программа ифрат та күләмле иде: 10 тәбрик сүзе, 19 доклад каралган. Аның өстәвенә, конференция ачылганчы, биредә укучы татар кызлары җыелган халыкны җыр-шигырьләр белән сыйладылар. Аннан соң татар бүлекчәсенең тормышы һәм уңышлары турында видеотасма күрсәтелде.

Шөкер дип тә әйтергә буладыр: тәбрик сүзе тотарга тиеш түрәләрнең килмәве аркасында, бары тик өчесе генә булды. Университетның 1-нче проректоры Николай Морозов, Филология факультеты деканы Сергей Шаврыгин чыктылар. Ә Автономия рәисе Фәрит Әюпов тәбриген “Өмет” гәзитенең редакторы Исхак Хәлимев җиткерде.

Фәнни чыгышлардан да пландагы 19ның нибары 4е генә яңгырады. Беренче булып, бу чараны оештырган Резеда Садыйкова чыкты. Ул Сембер каласындагы татар мәгарифе учаклары тарихына күзәтү бирде. Икенче чыгыш ясаучы Исхак Хәлимев “Өмет” гәзите битләрендә милли мәгариф проблемаларын яктырту ысуллары турында сөйләде.

Казан кунагы – күренекле галим һәм язучы Фоат Галимуллинның нотыгы “Татар әдәбияты буенча яңа стандартлар” дип аталган иде. Бу җәһәттән ул Гуманитар-педагогия университетының эшчәнлеге белән дә таныштырды. Шунысы игътибарны җәлеп итәрлек: замана таләбе буенча, бу стандартлар даими үзгәреш кичереп торалар. Шул нисбәттән, Гаяз Исхакыйның “кайтуына” ул аеруча тукталды. Фоат әфәнде шулай ук Мәскәүнең мәктәп программаларын бөтенләй милли һәм төбәк үзенчәлекләре белән таныштыру мөмкинлекләреннән “коткаруы”на гаҗәпләнү белдерде. Моңа каршы чаралар күрү кирәклегенә дә басым ясады.

Фоат Галимуллинның бер фикере күпләр өчен яңалыктай яңгырады: татар поэзиясенә Тукай түгел – Габделҗаббар Кандалый нигез салган. Бу фикерне хуҗаларның күңелен күрү өчен генә әйткәндер, диючеләр дә булды соңнан. Хәер, үзен тыңлап карыйк әле.

(Гомумән, Сембер ягы талантларга бай ул. Сәхаб Урайский, Ибраһим Нуруллин, Димировградта яшәүче каһарман шәхес Гакыйль Сәгыйрев, Татарстан язучылары берлеге әгъзасы Рифкать Хисмәт, күренекле язучы Иделбикә һәм аның кызы, (Ульян татарларының тормышы белән дөнья буйлап сибелгән милләттәшләребезне күп еллар буе таныштырып, армый-талмый изге эш алып баручы Айрат абый Ибраһимов…) Мондый шәхесләр биргән төбәк татарлары аларны белергә тиеш. Региональ компонент программаларында алар белән таныштыру. төбәкнең асыл затлары белән горурлык хисләре тудырып, туган якка мәхәббәт тәрбияләүдә зур әһәмияткә ия.)

Фәйзелхак Ислаевның нотыгы “Этномәдәни мәгарифтә татар шәҗәрәләре мөмкинлекләрен куллану” дип аталган иде. Мисалга Әмирхановлар нәселе биргән күренекле шәхесләрне китерде ул. Аларның төрле тармакларда ирешкән уңышларында нәсел белән горурлану да үз ролен уйнаганын ассызыклап.

Планда каралган башка 15 чыгышка вакыт калмады. Хәер, аларның күбесе – уңган укытучыларның теге яки бу мәсьәлә буенча тәҗрибә уртаклашуы сыйфатында гына иде. мондый чаралар болай да ел саен август киңәшмәләрендә оештырылып килә. Ә менә профессор Флүрә Ганиева үз тәҗрибәсен сүздә түгел – гамәлдә күрсәтте. Ул уздырган “Мастер-класс” чын мәгънәсендә мастерларча сабак бирү кебек килеп чыкты. Һәрхәлдә, анда катнашкан укытучыларның фикере шундый.

XS
SM
MD
LG