Accessibility links

Кайнар хәбәр

Омскида Корбан гаете


Омскида Корбан гаете
Омскида Корбан гаете

Омскида быел Корбан гаете башка елларга караганда күләмлерәк узды.


Шәһәрнең 6 мәчетенә дә мөселманнар күпләп килгән иделәр. Иртәнге сәгать 8-ләрдә инде мәчетләрдә алма төшәрлек тә урын калмаган иде дисәк, ялгыш булмас. Соңрак килгәннәргә хәтта бәйрәм вәгазен урамда тыңларга һәм намазны, явып торган җепшек кар астында, урамда укырга туры килде. Мәчетләр янында корбан чалу мөмкинлеге дә булдырылган иде. Теләгән кеше 3-4 мең рубль бәягә сарык сатып ала, һәм шунда ук аны чалып, мохтаҗларга тарата алды.

Намаздан соң халык өйләренә таралырга ашыкмады. Кешеләр бер-берсен бәйрәм белән тәбрикләделәр, узара аралаштылар. Хәбәрче микрофонына күңелләрендә туган хисләрен белдерергә телүчеләр дә күп булды. Алар күңелләренең сафланып, җаннарының тынычланып китүе турында белдерделәр.

Бәйрәмгә килүчеләр арасында быел яшьләр дә башка елларга караганда да күбрәк булды. “Мәчеткә, бәйрәм намазына килгәч, яңадан туган кебек булдым”,- Дамир Көлмәмитов. Әмма, шунсы кызганыч, яшьләрнең күпчелеге үзләренең хисләрен туган телебездә белдерә алмады, барсы да рус телендә генә җавап бирде.

Омскидан хаҗ кылырга китүчеләр саны да быел күпкә артты. “Элеке елларда бу сан 5-6- дан артмаса, быел 50-гә җитте”, - ди “Хәер-Ихсан” мәчете мөхтәсибы Әнвәрбек хаҗи Җунусов. “Аларның 33-е Руссиянең Мөфтиләр шурасы бүлеп биргән хәйрия юлламасы белән, 15 кеше үз акчасына китте”,- ди ул.

Җәмиг мәчете имамы Дәүләт хәзрәт Балтабаев “Азатлык” радиосы аша бөтендөнья мөселманнарына бәйрәм тәбрикләүләрен җиткерүебезне сорады.
XS
SM
MD
LG