Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада корбанлык итләрне өләшәләр


Башкортстан мөселманнары үзләренең иң зур бәйрәмнәренең берсе – Корбан гаетен быел да зурлап билгели.


Корбан бәйрәм уңаеннан төп тантаналар атнакич көнне меңнәрчә кеше катнашлыгында Уфада да, башка шәһәрләрдә һәм районнарда да үтте.

Уфадагы барлык мәчетләрдә һәм мәхәлләләрдә дә Корбан бәйрәме уңаеннан барлык гыйбадәтләр кылынды. Иртәнге намазларны укып, бәйрәм вәгазьләрен тыңлаганнан соң, күп урыннарда Аллаһы ризалыгы өчен корбанлык мал чалулар оештырылды. Уфаның үзендә генә дә меңгә якын баш мал корбан китерелгән.

Иң күп корбанлык башкаладагы “Ихлас” мәчете биләмәләрендә китерелгән. Анда Корбан гаетенең беренче көнендә 330дан артык сарык һәм ике сыер малы Аллаһы ризалыгы өчен чалынган. “Ихлас” мәчете ишегалдында йөзләрчә кеше өчен бәйрәм ашы да әзерләнде.

“Ихлас” мәчетендә бәйрәм чаралары җомга көнне дә дәвам итте. Анда, җомга намазыннан соң, халыкка корбанлык итләрне өләшү оештырылды. Мәчетнең имам-хатибы Мөхәммәт хәзрәт Галләм быелгы бәйрәмдә бигрәк тә күп кеше катнаша, ди.

Мөхәммәт хәзрәт Галләм әйтүенчә, Корбан бәйрәм гыйбадәтләре әле шимбә көнне дә дәвам итәчәк. Корбанлык итләрне алырга җомга килә алмаганнарга шимбә көнне дә хәләл ит өләшенәчәк.
XS
SM
MD
LG