Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 05:41

Дакар узышларына барачак КамАЗларда быел “Татарстан” сүзе юк


Камаз машинасы 2002 елда Тунис чүлләрендә җилдертә. Сыртында "Татарстан" сүзен күреп була

Камаз машинасы 2002 елда Тунис чүлләрендә җилдертә. Сыртында "Татарстан" сүзен күреп була

20 декабрьдә Чаллы мөселманнары Корбан бәйрәме белән мәш килгән вакытта, КамАЗ командасы Дакар узышларына юл алды. Быел автомобильләрдә дә, ярышның үзендә дә шактый үзгәрешләр бар. Татарларга кагылышлы булган берсе күзгә ташлана.

Хәтерләсәк, узган елга кадәр безнең команда 5 ел рәттән җиңү яулаган иде. 2007-нче елда икенче урынга калды. Быел команда яңа машиналар белән бара. Аларның нигезе итеп армиядә һәм халык хуҗалыгында яхшы танылган машиналар алынган. Рәсми телдә ул “КамАЗ-4326” дип атала.

Төп көндәшләр саны елдан-ел арта бара. Быел 80-нән артык йөк машинасы узышка чыгар, дип көтелә. Биредә “Мерседес”, “Даф”, “Рено”, “Жинаф”, “Мицубиси”, “Татра”, “Ивеко” кебек танылган фирмаларның машиналары катнаша.
Раллида катнашачак КамАЗларда быел “Татарстан республикасы” дигән язу да, Татарстан әләм дә юк. Ни өчен? КамАЗ мәгьлүмат сәясәте департаментының баш белгече Фәһим Җиһаншин бу сорауга җавап бирә алмады. Чыннан да, Татарстанда ясалган машиналарның йөртүчеләре дә Чаллы егетләре, татар ипиен ашап, татар суын эчеп үскәннәр. Шулай булгач, нигә Дакар узышларында Татарстанның барлыгын бөтен дөньяга танытмаска? Бу сорауга әлегә җавап табып булмады.

КамАЗ командасының капитаны Семен Якубовның кабул итү бүлмәсендәге белгеч Азатлык хәбәрчесенә кыска гына итеп мондый аңлатма бирде:
"Команданың, автомобильләрнең имиджы үзгәрде. Спонсор иганәчеләренең дә таләбе башка."
Менә шундый җавап. Иганәчеләр яңа КамАЗларда Татарстан сүзенең булмавын теләгәннәрме, юкмы, төгәл әйтеп булмый. Бәлки Татарстан хөкүмәте шушы машиналарга "татар" сүзен язарлык акча таба алмагандыр. Ни генә булмасын, үткән еллардагы "Татарстан" дип язу ярышка чыгачак яңа КамАЗларда юк. Аның каравы, Чаллы машиналарының маңгаена чабата хәтле хәрефләр белән “Русия” дип язылган.

XS
SM
MD
LG