Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 10:58

13 гыйнвардән 20 гыйнваргә кадәр Мәскәү үзәгендәге Малый театр бинасында Галиәскәр Камал театры гастрольләре узачак.

Яңа ел бәйрәмнәре узуга мәскәүләрне яңа бәйрәм көтә. 13 гыйнварда Галиәскәр Камал театры үзенең бер атналык гастролләрен башлаячак. Камал театры соңгы елларда Мәскәүдә еш кунак. Әле ике ел элек кенә, театр үзенең 100 еллыгын билгеләгән көннәрдә, шулай ук гыйнвар аенда аншлаглар белән Мәскәүдә бер атна булып киткән иде. Ә инде узган ел «Кара чикмән» әсәре белән музыкалы сәхнә әсәрләре конкурсында җиңеп, театр артистлары бар бүләкләрне дә Казанга алып китте.
"Туксанынчы елларда театр Мәскәүгә әллә нигә бер килүенә карамастан, тамашачыларны җыю авыр иде. Хәзер инде Мәскәүдә яңа тамашачы барлыкка килгән, бу юлы да тамаша залы тулы булыр дип уйлыйбыз", ди театр директоры Шамил Закиров.
Әйтсә дә хаклы. Чөнки гастрольләр башлануга өч атнадан артык вакыт калуга карамастан, кайбер спектакльләргә билетлар инде сатылып та беткән. Шушы көннәрдә Малый театр бинасында булачак гастрольләргә багышланып театр җитәкчеләре җурналистлар белән очрашты. Биредә журналистлардан башка Мәскәүнең театр академиясе укытучылары да, гастрольләр узачак театр җитәкчеләре дә катнашты. Очрашуда Камал театры турында Малый театр җитәкчесе Юрий Соломин:
"Ике ел элек сезнең театр 100 еллыгын билгеләп узды. Театрның йөз ел буе шушындый югарылыккта торуы ул күпне аңлата. Сез гастрольләрне бездә уздыруны сорап мөрәҗәгатъ иткән вакытта, без беркайчан да ул гозерне кире какмыйбыз. Чөнки Камал театрында безнең белән бергә укыган артистлар эшли. Үзара мөнәсәбәт бу инде сәясәттән дә, икътисадттан да өстен. Без барыбыз бергә бер тулай торакта яшәгән кешеләр", диде Малый театр җитәкчесе Юрий Соломин.
Театрның гастроль репертуарында барысы да дип әйтерлек татар авторлары әсәрләре. Шулай да урысчадан тәрҗемә иткән бер классик сәхнә әсәре дә бар, ул Антон Чеховның «Өч сеңел» әсәре. Матбугат очрашуында катнашкан театр белгече Борис Поюровский Галиәскәр Камал театры белән 50 елдан артык таныш икән. Театрның репертуарын бик яхшы белә. Һәм ул театрның Мәскәүгә килүен көтеп тормый, яңа әсәр куелган саен аны Казанга да барып карый икән. Театрның урыс классиклары әсәрләре куелуы турында мактау сүзләре әйткән Поюровский, театрның элекке баш режиссеры мәрхүм Марсель Сәлимҗановны искә алып:
"Марсель Сәлимҗанов һәрвакытта да Островский урыс драматургы гына түгел, татар драматургы да, дип әйтә торган иде. Аның диплом эше дә Островский әсәре буенча эшләнгән иде. Һәм ул һәрвакытта да татарлар Островскийны кабул итәчәк, дип әйтә торган иде", - диде Борис Поюровский.
Театр директоры Шамил Закиров:
"Мәскәү тамашачысы зыялы тамашачы, сизгер, аларның шулай безне көтеп алулары безнең өчен зур шатлык, бу юлы да гастрольләр уңышлы узар дип өметләнәбез", - диде.
Театрның баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев та катнашты матбугат очрашуында. Быел аны «Алтын битлек» театр бүләген билгеләүче җюрига да керткәннәр икән.
Шулай итеп, 13 гыйнвардән 20 гыйнваргә кадәр Мәскәүнең үзәгендәге Малый театр бинасында Галиәскәр Камал театры гастрольләре узачак. Данлыклы «Зәңгәр шәл» белән башланган тамаша мәскәүләргә көн саен яңа спектакль күрсәтәчәк. Алар арасында Туфан Миннуллинның Мәскәүгә беренче тапкыр килгән «Дивана» әсәре дә бар.

XS
SM
MD
LG