Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ Кыргызстандагы парламент сайлавын тәнкыйтли


Кушма Штатлар узган атна ахырында Кыргызстанда үткән парламент сайлавына тирән борчылу белдерә. Вашингтон бу сайлауга киң таралган канун бозулар тап төшерде ди.
Кыргызстан үзәк сайлау комиссиясе төп оппозицион фирка Ата-Ватанның 8 проценттан артык тавыш җыюга карамастан парламентка керә алмыячагын игълан итте. Бу фирканең бер йөзләп тарафдары бүген ризасызлык белдереп урам җыенына чыкты. Милиция аларның утызлабын тоткарлаган дип хәбәр ителә.
Президент Курманбәк Бакыевның Ак Юл фиркасы 90 урынлы парламентта 71 урынны алачак.
XS
SM
MD
LG