Accessibility links

Кайнар хәбәр

Гыйракта шыгыйлар әл-Саһваны тикшерергә чакыра


Гыйрактагы шыгыйлар җитәкчесе әл-Каидәгә каршы сугышучы сөнни төркемнәр хакимияләр белән бергәләп эшләргә тиеш дип аларны күзәтү астына алырга чакырды.
Гыйрак Югары Ислам Шурасы башлыгы Габдел Газиз әл-Хаким Әл-Саһва дип аталучы сөнни көчләрнең эше хупланса да, корал бары хөкүмәт көчләре кулында гына булырга тиеш ди.
АКШ хәрбиләре ярдәме белән, Гыйракның сөнни төбәкләрендә әл-Каидәгә каршы сугышу өчен сөнниләрнең берничә әл-Саһва төркеме төзелде.
Кайбер күзәтүчеләр бу төркемнәр үзләре үк иминлеккә куркыныч тудыручы сугышчыларга әверелергә мөмкин дип кисәтә.
XS
SM
MD
LG