Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 15:44

Ятим, гарип балалар да бәйрәмгә бүләк көтә


Кыш Бабайга җибәрелгән хатларны хәйрия чыршыларында укып була

Кыш Бабайга җибәрелгән хатларны хәйрия чыршыларында укып була

Шушы көннәрдә, Казанның сәүдә үзәкләренә килгән кешеләргә ятим, гарип балаларның Кыш бабайга язган хатларын укырга тәкъдим итәләр. Бәхет өчен сабыйларга нәрсәләр кирәк?

Казанның сәүдә үзәкләренең берсенә куелган “Теләк чыршылары" бик күзгә ташланмый. Әмма аларга эленгән Кыш Бабайга хатлар инде шактый кимегән. Ярдәм итергә теләгән кешеләр, Кыш Бабай вазыйфасын үзләренә алып, шушы хатларны алып китә, аннан соң бүләкләрен балаларга тапшыра, дип аңлата чараны оештыручылар. Шушы чыршыларда эленеп калган берничә хатны без дә укыдык.

Инвалид кыз Кыш Бабайга
үтенечен җибәргән
Күрмәүче балалар мәктәбендә, икенче сыйныфта укучы Ратмир Гыймадиев хатыннан бер өзек:
Исәнме Кыш Бабай, мин Яңа ел бәйрәмен бик яратам һәм көтәм, мин компьютерда уйнарга яратам, мөмкинлегең булса, миңа Һарри Потер һәм Кадетлар уенын бүләк итче.”

Икенче бер бала:
Кыш Бабай, мин пианинода уйнарга бик яратам, миңа аны әти-әни алып бирми, ватасың дип әйтәләр, Кыш Бабай миңа уенчык пианино алып бирсәң, бик рәхмәтле булыр идем.

Ишетмәүче балалар интернатында укучы малай болай язган:
“Мин 5нче сыйныфта укыйм, Кыш Бабай, Яңа ел бәйрәменә мин антеналы машина алсам, бик сөенер идем

Бер инвалид кыз-бала яза:
Кыш Бабай, мин Яңа ел бәйрәмен бик көтәм. Мин могҗизаларга ышанам. Минем үзем кебек ук матур курчагым бар, аны йөртергә арба алып килсәң, миңа бик яхшы бүләк булыр иде.”



Балалар Кыш Бабайга хат язып, киң күңелле кешеләрдән бүләк өмет итә
“Теләкләр чыршысы” чарасы Казанда инде 4 ел үткәрелә, шушы вакыт эчендә күпме балага ярдәм күрсәтелгән, балалар нәрсә сорый, сабыйларга кем ярдәм итә? Быел Кыш Бабайга ничә хат җибәрелгән? Бу хакта “Йөрәктән йөрәккә” фондының идәрәчесе Асия Юсыпова белән сөйләштек.
Безнең фонд балалардан беренче елны 380 хат алган иде, икенче елга 450 гөзер килде, хатларның саны елдан ел арта бара, быел 600ләп хат килде, уртача алганда, шушы елларда 2 меңләп балага ярдәм итә алдык. Быел хатлар аеруча күп, 800гә җыелыр, дип торабыз. Без балалар йортлары, ятимнәр, гарип балалар, аз керемле гаиләләр белән эшлибез” – дип сөйләде Асия Юсыпова.

Чыршыдагы бер хатны укып, шуны белдек, бер бала Кыш Бабайдан уенчык пианино сораган. Әти-әнисе булган, тулы гаиләләр белән дә эшлисезме?

Бу гарип бала язган хат булса кирәк. Бу чарада инвалид балалар, әти-әниләре дә гарип булган гаиләләр, күп балалы, аз керемле кешеләр катнаша ала. Шундый гаиләләрдән чыккан сабыйларны да без үз исемлекләребезгә керттек. Башка балаларның чыршы астында бүләк табырга өмете бар, ә боларның булмаска да мөмкин. Беләсезме, ятим балаларга, бала йөртларына дәүләт бик зур игътибар бирә, бик ярдәм итә. Без шундый анализ үткәрдек, балалар йортларыннан бәләкәйләр фотокамера, тимераяк, mp3-плейер сорый. Аларга чәч кыстыргыч, уенчыклар кирәкми. Ә менә аз керемле гаиләләрдә, әти-әниләре бюджет өлкәсендә эшлиме, авырумы, алар акча эшләп җиткерә алмый күрәсең, андый гаиләләрдә мескен балалар нәрсә сорый, беләсезме? Татлы әйберләр, чәч кадагыч, уенчык турында сорап яза шул сабыйлар, алар моннан зуррак әйбер турында хыялланмый да. Шундый гади әйберләрне дә аларның үз әти-әнисе алып бирә алмый, күрәсең. Бала сораган шушы чәч кыстыргыч янына, без тагын берәр уенчык куеп тапшырырбыз инде, Алла бирсә.”

Балаларга бүләкләр ничек барып җитә?

“Без монда арадашчы гына, һәр хатта баланың исеме, эзләп табыр өчен телефон номеры, адресы язылган була. Без казанлыларның үзләре бүләк алып, үзләренең шушы балалар янына баруын теләр идек. Чыршыларга эленгән хатларның кимүе теләкләрнең үтәлергә мөмкин булуын күрсәтә. Социаль оешма җитәкчеләр әйткәнчә, менә шундый чаралар аша аларның дуслары арта, казанлылар шундый балалар янына башка вакытларда да йөри башлый. Әгәр хатлар алынмыйча кала икән, без аларны соңыннан үзебез җыеп алып, хәйриячеләргә мөрәҗәгать итәбез, бала теләге игътибарсыз калмаска тиеш,
” – диде “Йөрәктән йөрәккә” фондының идәрәчесе Асия Юсыпова.

Аның әйтүенә караганда, Казан сәүдә үзәкләрендә куылган 400ләп хат инде таралып бетеп килә. Шушы көннәрдә чыршыларга тагын 200ләп гөзер өленергә тиеш.

XS
SM
MD
LG