Accessibility links

Кайнар хәбәр

ЕИХО Әрмәнстан журналистларын эзәрлекләүгә борчыла


Европада Иминлек вә Хезмәттәшлек Оешмасы Әрмәнстанда киңкүләм мәгълүмәт чараларын эзәрлекләүләргә, аларга каршы көч куллануларга борчылу белдерә.
Әрмәнстанда янау һәм куркыту атмосферасы хөкем сөрә диелә.
Оешманың матбугат иреге өчен җаваплы вәкиле Миклош Һарасти хакимиятләрнең мәхкамәгә мөрәҗәгәт итүе сәбәпле Гала телевидение каналы ябылырга мәҗбүр булырга мөмкин дип борчылыун әйтте.
Әрмән тышкы эшләр министры Вартан Осканиянга язган хатында Һарасти шулай ук Ереванда бер оппозицион газета бинасы каршында 13 декабрь көнне булган шартлауга да борчылу белдерә.
XS
SM
MD
LG