Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сербия Гыйракка корал сату турында килеште


Сербия саклану министрлыгы Гыйракка 230 миллион долларлык кораллар һәм хәрби җиһазлар сату турында килешү имзалаганлыгын берлдерде.
Ассошиэйтед Пресс агентлыгы белдерүенчә, министрлык нинди кораллар турында сүз барганлыгын әйтми.
Шул ук вакытта Сербия хәрби белгечләре ул кораллар арасында Сербиядә ясалган мылтыклар, автоматлар, танкка каршы кораллар, сугыш кирәк яраклары һәм шартлаткычлар бар дип исәпли диелә.
Сентябрь һәм ноябрь айларында Гыйрак саклану министры Габдел Кадир әл-Гобәйди Белградта булып хәрби бәйләнешләрне ныгыту турында сөйләшүләр үткәреп киткән иде.
1970-1980 елларда югослав төзүлеләре Гыйрактагы кайбер хәрби корылмаларны төзегән иде.
XS
SM
MD
LG