Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 01:30

Төркия Гыйракта хәрби чараларны дәвам итә


Төркия Гыйракның төньягында Көрд гыйсъянчылары урнашкан урыннарны тагын хәрби очкычлар белән бомбалавын белдерде.
Кичәге бу бомбалау соңгы бер атнадан да азрак вакытта Төркия хәрбиләренең Гыйрак ягына инде өченче һөҗүме булды.
Төрек хәрбиләре ул һава һөҗүменнән соң Төрек көчләре Гыйракның төньягындагы һәдәфләрне туптан да утка тотты диде.
Төрек хәрбиләре белдерүләрендә сепаратист Көрд эшчеләр Фиркасе ПКК Гыйракның үзләре өчен имин урын булмавын аңларга тиеш, хәрби чаралар Төрек-Гыйрак чигенең ике ягында да дәвам итәчәк диелә.

XS
SM
MD
LG