Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 15:45

Башкортстанда да татар яши


Казанда 13 – 15 декабрьләрдә булып үткән Бөтендөнья татар Конгрессы корылтае турында миллионнан артык татар яшәгән Башкортстанның рәсми мәгълүмат чаралары бер нинди дә хәбәр бирмәделәр диярлек. Фәкать, Башкортстан хөкүмәтенә караган Башинформ агентлыгының интернет-сәхифәсендә генә, Казандагы корылтайда рәсми хакимиятләр исемлеге буенча катнашкан (ә, мәгълүм булуынча, Башкортстаннан Казанга ике делегация – БР татарлары Конгрессы делегатлары һәм рәсми хакимиятләрнеке барды) ике кешенең – Башкорт дәүләт педагогия университеты ректоры Раил Асадуллинның һәм Уфадагы “Ихлас” мәчете имам-хатибы Мөхәммәт Галләмовның уй-фикерләре дөнья күрде. Аларның уй-фикерләре көрәк сабы кебек гап-гади: корылтай яхшы узды, анда дуслыкка-бердәмлеккә чакырылды, иманны ныгыту кирәклеге турында әйтелде.
Башкортстанның татар милли оешмалары җитәкчеләре исә, Казан корылтае нәтиҗәләрен зур борчылу белән кабул итүләрен яшермиләр.Әлеге корылтайда кабул ителгән башкорт һәм татар халыкларын дуслашырга чакырган Мөрәҗәгатьне, татар лидерлары, үз бакчаларына ыргытылган таш дип бәһалыйлар. Мөрәҗәгатьтәге: “Аерым шәхесләрнең, үз халкының мәнфәгатьләрен яклаучы булып кыланган төркемнәрнең амбицияләре безнең халыкларыбызга зур зыян сала”, - дигән сүзләрнең Башкортстан татар милли оешмалары җитәкчеләренә тәгаенләнгәнлеге ярылып ята, чөнки нәкъ Башкортстандагы татар лидерларына “тугандаш” Башкортстан түрәләре шул гаепне тага. Башкортстандагы татарларның милли тигезлек таләп итүләренә җавап рәвешендә, республика җитәкчелеге аларга төбәп һәрдаим: “ызгыш чыгару”, “халыклар дуслыгын бозу”, дигән мөһерләр суга. Шулай итеп, Казанда кабул ителгән “дуслык Мөрәҗәгате” Башкортстандагы миллионнан артык татарның Конституциядә каралган милли-мәдәни хокукларын бозучыларны түгел, ә шундагы татарларның милли тигезлеген тәэмин итәргә тырышычуларны каты тәнкыйть утына тота. Моны инде, болай да тигез булмаган шартларда көрәш алып баручы Башкортстан татарларын сату, дип тә карарга буладыр.
Корылтайда, гомумтөркилек позициясеннән чыгып, Башкортстандагы татарларны башкортларга буйсынырга чакырган Татарстанның Мәскәүдәге вәкиле Назиф Мириханов һәм аның фикердәшләре, “зур сәясәт” ясарга маташып бер гап-гади генә хакыйкатьне оныталар, яисә белмиләр: башкорт элитасы беркайчан да татарлар белән дуслашуны үзенә максат итеп куймады. Чал тарих та, бүгенге чынбарлык та моны ачык күрсәтә. Башкорт зыялылары фикеренчә, башкортның яшәешенә урыслашуга караганда татарлашу ныграк яный. Телләр якынлыгы, гореф-гадәтләрнең, диннең берлеге милли потенциалы көчлерәк булган татарлар файдасына хезмәт итә, диләр башкорт зыялылары. Һәм моның белән килешмәве дә авыр. Шуңа күрә дә, башкорт элитасы башкортны саклауның бер шарты итеп татардан читләшүне, дустанә мөнәсәбәтләрдән ерак торуны алга сөрә. Алай гына да түгел, кулларыннан килгәнчә, республикадагы хакимият биргән мөмкинчелекләрне файдаланып, Башкортстандагы татарларның милли рухын йомшарту, аларны башкортка әйләдерү белән шөгыльләнә. Башкортларны беркатлы табигать балалары, дип караучы кайбер Казан сәясәтчеләре, аларның да үз мәнфәгатьләре барлыгын исәпкә алмый, Башкортстандагы милләттәшләренең мәнфәгатьләрен сату исәбенә, гомумтөркичелек хыялына исереп “зур сәясәт” корырга маташа. Кем белә, бәлки Явыз Иванга Казанны алырга ярдәм иткән татар морзалары да ниндидер зур сәясәт ясыйбыз, дип уйлаганнардыр. Әмма, кемнәр нәрсә генә уйламасын, тарих мондый сәясәткә “хыянәт” дигән генә тамга суга һәм ул мәңге җуелмый.

XS
SM
MD
LG