Accessibility links

Кайнар хәбәр

Эстониядә Раштуа солыхы игълан ителгән


Дүшәмбе көнне борынгы традициягә нигезләнеп Эстониядә Раштуа солыхы дип игълан ителгән. Ул 13 гыйнварга кадәр дәвам итәчәк.
Таллин мэры Эдгар Сависаар бүген көн уртасында Таллин Ратушасы тәрәзәсеннән моннан 350 ел элек яңгыраган Швед патшабикәсе Кристинаның указын укыган. Анда кешеләр бу бәйрәмне бәрәкәтле итеп уздырсын һәм үзләрен тыныч, әдәпле итеп тотсыннар иде дип әйтелә.
Раштуа солыхын тагын Төньяк Европаның 6 илендә игълан итү традициясе бар.
XS
SM
MD
LG