Accessibility links

Кайнар хәбәр

Грузия прокуратурасы качыртын сөйләшүләр алып барылуны ачыклавын әйтә


Грузия генераль прокуратурасы илдәге хакимиятне көч кулланып хакимияттән төшерү максатыннан качыртын сөйләшүләр алып барганны ачыкладык дип белдерде.
Прокурор урынбасары Ника Гварамия хәбәр итүенчә, аны оештыруда Грузия парламенты депутаты Валерий Гелбахиани һәм президентлыкка намзәт сайлау штабын җитәкләүче Бәдри Патаркацищвили шикләнелә.
Тикшерүчеләр, Гелбахиани белән Эчке эшләр министрлыгының югары дәрәҗәдәге хезмәткәре Ираклий Кодуа белән видеога төшерелгән сөйләшүен таратты. Анда 5 гыйнварда узачак сайлауларның нәтиҗәләрендә хәрәмләшү була калса хөкүмәткә каршы яңа каршылыклар мөмкинлеге әйтелә.
Патаркацищвили тарафдарлары Генерал прокуратура белдерүен нигезсез дип атады.

XS
SM
MD
LG