Accessibility links

Корылтай һәм туган тел язмышы



Римзил Вәли. Бүгенге “түгәрәк өстәл” Корбан гаетеннн соң, шундый зур изге көндә оештырыла. Казанның нәкъ үзәгендә, бәлки тарихта беренче тапкыр казан асылды. Бу урыннарда андый учак яндырырга рөхсәт тә итмиләр, ләкин бу юлы Җыен фонды ихатасы артында милләтебезнең иң абруйлы зыялылары, чит илдән килгән татар шәкертләре, казанлылар җыелдылар. Менә шушы бәйрәм тәмамында утырганда иң башта татарлар җыелды, конгресс булды һәм шушы корылтайдан китеп өлгермәгән милләттәшләр дә монда иде. Шуңа күрә фикер алышып китер өчен бик уңайлы чак дип танылды. Монда катнашалар: Җыен фонды җитәкчесе академик Миркасыйм Усманов; Дәүләт Советының комитет рәисе Разил Вәлиев; Татарстанның халык язучысы, драматург Туфан Миңнуллин һәм башка дәүләт, җәмәгать эшлеклеләре, милли зыялылары.

Разил Вәлиев. Бөтендөнья татар корылтаенда безнең секция “Татар халкының милли үзәнчелеген саклап калуда, аның рухи байлыкларын үстерүдә, фән, мәдәниятнең һәм мәгарифнең роле” дип атала иде. Корылтай да, секция эшләре дә гөрләп узды. Бүгенге “Төгәрәк өстәл” сөйләшүебез корылтайның дәвамы, аның тагын бер эчтәлекле секциясе. Монда татар халкының күренекле зыялылары җыелды. Мәҗлесебезнең үзәнчелекде сыйфаты бар. Кытай дәүләтеннән Татарстанга килеп югары уку йортларында белем алучы татар кызлары һәм егетләре катнаша. Нәкъ корылтайда бу турыда да сүз алып барылды. Ул корылтайда “милләтебез бергә” шигарьләр әйттек, әмма мәңге бергә булыр өчен конкрет гамәлләр корырга кирәк. Шигарьләр белән әллә нинди әшләр башкарып булмас. Кытай яшьләренең монда килүе, монда укуы милләтебезне берләштерү юнәлешендә бер конкрет гамәл. Әгәр без татарларны Татарстан башкаласына Казанга туплыйбыз икән, милләттәшләрне укырга, эшләргә, яшәргә чакырабыз икән, без аның өчен тиешле шартларны тудырырга тиеш.

Туфан Миңнуллин. Конгресс белән бәйләнгән проблемаларга килсәк, бер кайчан да тулысынча йөз процент канәгать булырга мөмкин түгел. Безнең яшәештә проблемалар шул кадәр күп, аларны бер җыелып, ике җыелып хәл итеп булмый. Бөтен әйтелгән сүзләр, кабул ителгән карарларны читкә куеп, меңгә артык татарларының бер җиргә җыелуы да үзе зур мәгънәгә ия. Без бит көне буе татарча сөйләштек, Казан каласында иртәдән алып кичкә хәтле бер мәҗлестә тә татарча сөйләшкән булмады. Хәзер инде тулысынча урысча сөйләшүгә күчкән идек. “Исәнмесез, хөрмәтле иптәшләр!”дән башка татарча бер сүз дә әйтелми башлады. Әйтәләр, башка елларга караганда танталырак булмады. Көннәр кыска, җәй көне булса, урамнарга чыгып йөрисең, кыш көне бер бинага бикләнеп, киләчәктә тагын җыелырбыз дип өметләнеп таралдык. Татарның үз теленә мөнәсәбәте үзгәрү турында әйтмичә булмас. Кайбер кешеләргә оялырга да туры килде. Урында эшләүче бер агайны урысча сөйләргә җыенганнан соң аны мөнбәрдән куып җибәрделәр. Бик күпләр уйланып калсын. Безнең кешеләр бу сорауларга әзер булырга тиешләр. Заманында бер шагыйребез әйтте: “Телебез бетте, кухняда сөйләшергә калды”. Күрдегезме, нинди зур җыенда сөйләргә телебез бар, дөньяда билгеле бөтен проблемалар турында сөйләрлек телебез бар. Фән теле дә ул, хисләр теле дә, акыл теле дә.

Римзил Вәли. Монда ике мәҗбүри мәсьәлә килеп чыга. Беренчесе, нишләп ул Казанның үзендә сөйләшү, куллану кими ? Академия, мәктәпләр, гимназияләр, театрлар бар, а Казан үзе каты тора. Равил Файзуллин язган иде, Казанмы әллә оныту башкаласы дип.

Туфан Миңнуллин. Без бит Казанда яшәгән кешеләр. Без саф татар телендә исәнләшеп, сөйләшеп йөрмибездер урамда, әмма ләкин Казан урамнарында, бигрәк тә транспортта татарча сөйләшеп йөрүче яшьләр бик күп хәзер. Әле күрдем трамвай тәрәзәсендә татарча бик матур булмаган сүз язганнар. Шуңа да сөендем мин. Бу барысы да без эшләгән эшнең нәтиҗәсе. Хәзер яшьләр үз теленнән оялмый башлады.

Сабирхан Мөхәрләмов. Үзгәрешләр юк дип әйтү дөрес булмастыр. Мин бер көнне телевизордан карап тордым яшьләр очрашуын. Аларның шул хәтле киләчәк турында, телебез турында нигезләп уйлаулары, аны тыңлагач, безнең киләчәгебез бар дип ышанам.

Миркасыйм Усманов. Галимнәр арасында мәсьәләне аңлаучы да бар, аңламаучы да бар. Мәсәлән, быел Казандагы бөтендөньядагы татар галимнәренең форумын уздырдык. Аны Бөтендөнья татар конгрессы белән бергә Татарстанның фәннәр академиясе уздырды. Анда да бер кызык нәрсә күзгә ташланды. Мин тел мәсьәләсендә зур ботаучыклык килеп чыга дип курыккан идем. Юк, татар теле ишетелеп алды һәм татар телендә рәхәтләнеп сөйләшеп булды. Гуманитар фәннәренең вәкилләре белән түгел, хәтта табигый фәннәре вәкилләре белән. Дөрес, лекцияләр укыган вакытта бездәге терминнарының эшләнеп бетмәвен исәпкә алып, урысча лекцияләр уку да булды. Ләкин, конгрессның өч теле иде: татар теле, рус теле һәм инглиз теле. Минемчә, русча доклад укыган өчен бәйләнеп утырырга нигез юк. Ләкин конгресста төп тел – татар теле булды.
Берничә тапкыр түрәләргә өйгә шалтыратканым бар. “Папы, мамы нет”, “Сейчас позову” диләр. Ә үзләре трибунадан татар теле дип сөйлиләр, татар теленә фәлән акча чыгардылар дип сөйлиләр. Шул акчаның бер кечкенә тиеннәре генә үз балаларын тәрбияләүгә китсен иде. Үзебездә бала тәрбияләү дигән әйбер юк. Бер-ике галимгә, бер-ике язучыга бәйләнүне мин гомумән әдәпсезлек дип саныйм.

Римзил Вәли. Мин уйлыйм, кайвакыт җәмәгатьчелек эшлкә тотынмаса, рәсми хакимиятнең кулы да җитмәскә мөмкин. Шуңа күрә андый булдыклылар күбрәк булса бик яхшы булыр иде.

Разил Вәлиев. Корылтайда истә калырлык вакыйгалар, хәлләр, фикерләр бик күп булды. Сез, Римзил әфәнде, әйтеп киткән идегез, бер чиновникны русча сөйләгән өчен куып төшерделәр дип. Ул куып төшерү булмады, ул кисәтү булды. Беренчедән, ул кеше үзе бик ялгышты, халыкка үпкәләп, трибунадан төшеп китте. Ә акыллы кеше бер кайчан да халыкка үпкәләргә тиеш түгел. Шушы ук корылтайда татарча бик яхшы белмәгән Камил Исхаков үзенең чыгышын сөйләп чыкты, генерал-полковник Рәсим Акчурин тырышып татарча сөйләп чыкты һәм бик күп делегатлар үз докладларын татар телендә сөйләп чыктылар. Бу чиновник болай итергә тиеш иде: докладны бик матур татарча сөйләргә тиеш иде, мөмкин кадәр алып барырга тиеш иде, ләкин алып бара алмаса, мин рус мәктәбен тәмамлаган кеше буларак татар телен нык белмим, киләсе корылтайга мин менә дигән татарча сөйләрмен дип әйтергә тиеш иде. Путин Татарстанга килеп, татар халкы белән татарча сөйләште. Шушы чиновникның үзенең туган телен читкә этүе минемчә халык тарафыннан дөрес кабул ителде. Ә башка вакыйгаларга килгәндә, күңелгә иң кагылганы – Россия дәүләт думасы тарафыннан кабул ителгән президент кул куйган закон хакында сүзен уртага алып сөйләшенү булды. Ул мәгариф системасында милли компонентларны юкка чыгарылуы. Моңа кадәр андый проблемаларны үзебез генә күтәрә идек, милләт пәрвәрдәр, язучылар, галимнәр, корылтайга килгән делегатлар, бу юлы шушы фикерне ачык итеп, кискен итеп Россия җитәкчелек алдында безнең Президентыбыз куйды. Димәк, без үзебезнең җитәкчелек белән берләшәбез, уртак фикергә килеп, милләт язмышы турында кайгыртабыз. Аннан, үткән корылтайлар бәйрәмчәрәк булды. Төрле республикаларның президентлары, җитәкчеләре катнаша иде, Мәскәүдән бик зур түрә килгән иде. Әмма ләкин бу бәйрәм түгел, бу безнең эшебез. Татар халкының проблемаларын үзебез генә хәл итә алабыз.

Римзил Вәли. Менә шундый “түгәрәк өстәл” сөйләшүе булды 20 декабрьдә, Корбан бәйрәме көнне. Бу изге көндә галимнәр һәм мәдәният хезмәткәрләре, зыялылар, эшкуарлар фәкать изгелек турында уйларга тырыштыар. Чөнки чыннан мондый көннәрдә мөселманнар бер-берсеннәренә дә, башка дин һәм милләт вәкилләренә дә кырын караш ташламаска, кыек сүз әйтмәскә тиеш. Түгәрәк өстәлдә катнашучылар бәйрәм хөрмәтенә ниндидер җитешсезлекләр турында сүз куертмаска булды. Чынна да тәнкыйтьне хурлау дип кабул итә торган мизгеләр була 5 елга бер тапкыр Казанда корылтайга җыелган татарлар монда килүләре белән, Татарстан дигән дәүләти берәмлекне, аның җитәкчеләрен күрү белән канәгать иде. Шул ук вакытта кемнәрдер менә инде 4 нче тапкыр җыелып, шул ук бәлаләрне, нужаларны санауга, шул ук федераль үзәкнең Русия кануннарының милләтләргә уңайсыз шартлар тудыруы турындагы рәнҗүле һәм дә ялкынлы нотыкларны кабатлауга канәгать калмады. Чөнки татарлар җыелып үзләренең соңгы елларда кылган кайбер эшләре белән горурлану, бераз гына зарлану киләчәккә такыр юллар хасил итми.
Әгәр дә милләттәшләр юлда яткән түмгәкләрне, киртәләрне вакытында күреп алып, алардан котылу чарасын күрсәләр, тәррәкыйятькә, үсешкә ирешү җиңеләя. Бөтендөнья татар конгрессының 4 корылтаенда чыгыш ясап, Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев милли эшләрдә бер-беребезгә таләпчән булу, тәнкыйть күзләреннән карау турында да әйтте.

Минтимер Шәймиев. Без татар теле турында һәрвакыт кайгырып сөйлибез. Финн татарларының Финнляндиядә гомер гомергә үз телләрен саклап калу алуның тәҗрибәсен өйрәнергә кирәк. Бу бит алар үз куллары белән эшләгән эш. Нинди генә сүзләр сөйләсәк тә, әгәр дә тырышып, җанын биреп шушы эшне булдырырга теләгән кешеләр булмаса, моны бер кем дә бер кайчан да әшләмәс. Ныклап өйрәнеп, эшләп була торган эш бу. Күбрәк сөйлибез, эшләмибез кайчакта. Зарланабыз, гомер узып китә. Минем гадиләштерәсем килми, ниди генә мөмкинлекләр бар, аларны файдаланырга кирәк.

Римзил Вәли. Бөтендөнья татар конгрессы республиканың соңгы еллардагы иң уңышлы проекты дип санаучы Минтимер Шәймиев хәзергә мәсьәләнең нечкәлекләренә тирәнрәк төшеп эш итүебез җитми ди. Чыннан да үзе белән хозырланган, гел партия юлбашчыларын мактаган КПСС сынау мизгелләре җиткәч бик тиз генә таралып төште. Ә халык моңа битараф калды. Миллионлаган кешенең гаиләсендәге тәртипләр, аларның белемгә, мәдәнияткә омтылыун күзаллау бик кыен. Бары тик бер Җыен фондының бер хәйрия чарасын гына да өйрәнеп, Казан уртасында үткән матур йоланы күрү дә игътибар һәм ниндидер белем таләп итә. ә милләт һәм аның яшәү рәвеше төпсез океан кебек. Бу океанда бату бик җиңел. Һәрхәлдә корылтайда күтәрелгән һәм күтәрелмәгән мәсьәләрне аңлау, истә калдыруда никадәр көч һәм зихен таләп итә. Сөйләшергә, киңәшергә кирәк, кем ничек уйлый, кем, кайда нинди күренешләргә, мөмикнлекләргә игътибар итә. Бу хакта “Азатлык”ка языгыз, шалтыратыгыз. Интернет аша хатлар җибәрегез.
XS
SM
MD
LG