Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 15:34

Казанда милли мәктәпләрне яклап пикет узды


Наил Нәбиуллин: “Татар яшьләре яңартылган канунга каршы”

Наил Нәбиуллин: “Татар яшьләре яңартылган канунга каршы”

Казан үзәгендә урнашкан Бауман урамында һәм Кремль каршында узган пикетны «инициатив яшьләр төркеме» оештырган. Яшьләр милли мәктәпләр бетәргә мөмкин, дип борчылу белдерде. Сүз Русиянең яңартылган мәгариф кануны турында бара.


Русия федерациясенең Мәгариф турындагы канунына дума керткән һәм президент кул куйган төзәтмәләр милли мәгариф өчен аяныч тәмамланырга мөмкин. Бу турыда борчылып татар яшьләре Казандагы Бауман урамында һәм Кремль каршында пикет оештырды. Алар, бу канун Русия мәгариф системасында һәм белем бирүдә милли вә төбәк компонентын, ягъни татар мәктәпләрен бетерергә мөмкин, дип саный.

Ни өчен оештырулары турында Наил Нәбиуллин: “Без татар яшьләренең бу канунга каршы булуын күрсәтергә теләдек. Пикетны ясарга пәнҗешәмбе көнне генә карар кабул иттек. Реклама аз булды. Шулай ук көн салкын. Шуңа күрә кеше аз”, - дип сөйләде.

Пикет ясау турында җомга көнне билгеле җырчы һәм җәмәгать эшлеклесе Сәүбән Закир шәһәр хакимиятенә белдерү керткән. Тик аңа рәсми җавап килеп җитмәгән. Оештыручылар, пикет ясар өчен аларның җавабы кирәкми, диде. Килгән хокук саклаучылар, язылган сүзләрне дәфтәргә язып йөрүчеләр, шәһәр хакимияте вәкилләре алардан бары тик, “сез кайдан килеп чыктыгыз соң”, “моңарчы күренгәнегез юк иде”, дип кенә сорады. “Без Татар иҗтимагый үзәгеннән түгел”, - дип җавап бирделәр. Шул ук вакытта аларның “Шәрык” клубына йөрүчеләр булуы да ачыкланды.

Оештыручы Сәүбән Закир: “Үзебезнең каршы булуыбызны күрсәтергә теләдек. Без бит зыялы кешеләр”, - дип сөйләде. “Безнең күңелдә йөргән фикерләр белән чыктык”, - диде ул.

Пикетта катнашучылар саны төп-төгәл җиде иде. Аларга зәмһәрир суыкта узып баручы сирәк санлылар теләктәшлек күрсәтте. Якынлашып килүче яңа ел бәйрәме уңаеннан урамда гизеп йөрүче балалар Татарстан байрагын күреп: “Ак барс – чемпион!”, “Рубин!” дип тавыш белдерде. Тик мондый мөнәсәбәт пикетка чыгучыларны аптыратмады. Миләүшә Закирова, бернигә дә кармыйча тел өчен көрәшәчәкләрен әйтте. Ул булачак татар укытучысы.

“Без телне таптарга ирек бирмәячәкбез”, - диде муенына “Без Татарстан һәм Россия федерациясе конституциясын бозуга каршы” дигән язу элгән Миләүшә Закирова.

Пикетны оештыручылар, мәгарифтә милли-төбәк компоненты юкка чыгарылса, туган телдә укыту бетәр, аның өчен сәгатьләр бирелми башлар дип уйлый. “Бу татарга гына кагылмый, ул бар халыклар өчен дә мөһим”, - ди оештыручылар.

Аларга Якутск шәһәрендә дә пикет узуы турыда хәбәр килгән булган. Шулай ук “Азатлык” радиосы алдан хәбәр иткәнчә, Татар конгрессы, "Мәгариф" берлеге, Татар иҗтимагый үзәге кебек оешмалар гына түгел, Татарстан Дәүләт Шурасы да, Татарстан Президенты да борчылу белдергән, мөрәҗәгатьләр кабул иткән иде инде. Бу айда узган татар конгрессы корылтаенда Минтимер Шәймиев үзенең Русия президентына мөрәҗәгать юллавын әйткән иде. Чыгышында ул аны урыс телендә әйтте.

“Яңа дәүләт думасы бу канунны кабат карар дип мин ышанам. Русиядәге халыклар милли белем бирүне демократиянең иң зур уңышы дип кабул иткәнне дөрес аңларга кирәк”,- дигән иде Шәймиев.

Ә пикетны оештыручылар күтәргән шигарьләр арасында шулай ук “Татар, телеңне таптатма!”, “Телсез милләт юк”, “Без татарлар дәүләтсез дә, телсез дә”, “БМО кая карый?” кебекләр дә бар иде.

Милли мәктәпләрне саклап калу өчен нәрсә эшләргә кирәк? Фикерегезне форумда әйтә аласыз!

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG