Accessibility links

Кайнар хәбәр

Яңа дума, иске рәис


Дума рәисе итеп кабат Бердәм Русия җитәкчесе Борис Грызлов сайланды
Дума рәисе итеп кабат Бердәм Русия җитәкчесе Борис Грызлов сайланды

24 декабрьдә Русиянең яңа сайланган дәүләт думасы беренче утырышын үткәрде. Тантаналы өлештән соң, депутатлар думаның рәисен, урынбасарларын һәм эш тәртибен раслады. Күпчелеген Бердәм Русия вәкилләре алып торган дума, бу мәсьәләләрне, алдан көтелгәнчә, мәшәкатьсез хәл итте.


Думаның беренче утырышын, гадәттәгечә, иң өлкән яшьтәге депутат ачып җибәрде. Бу юлы ул коммунистлар фиркасе вәкиле, Нобель бүләге иясе Жорес Алферов булып чыкты.

Утырыш Русия гимны белән башланды
Физика галиме булган Жорес Алферов илдәге ярлылыкны бетерүне думаның төп бурычы дип атады. Байлар белән ярлылар арасындагы аерманы яхшырак сурәтләү өчен ул кулына шампан чокыры алды. Чокырның шәраб сала торган өске өлеше 10% байлар булса, аларны күтәреп торган аягы – 10% ярлылар, диде ул.

Байлар белән ярлылар арасындагы чагыштырма совет чорында 4:1 булса, хәзерге Русиядә 30:1 икән. Алдынгы илләрдә ул 8:1 чамасы. Русиянең тулаем җитештүрү күләме дә алдынгы илләрнекеннән 5-7 тапкыр азрак, диде галим. Кулындагы шампан чокырын бәреп ватып, Алферов байлар белән ярлылар арасындагы аерманы киметергә чаккырды.

Беренче утырышка президент Владимир Путин килер дип көтелсә дә, ул килмәде. Аның урынына хөкүмәт башлыгы Виктор Зубков килеп, депутатларны хөкүмәт белән килешеп эшләргә чакырган чыгыш ясады.

Асылда, мондый өндәүләрнең кирәге дә юктыр. Думадагы 450 урынның зур күпчелеген – 315 урынны - президент Путинны хуплаган Бердәм Русия фиркасе вәкилләре алып тора. Коммунистларның 57, ЛДПР фиркасенең 40, Гадел Русиянең – 38 урыны бар.

Дума депутатлары - гимнастика осталары: Татарстан исемлегеннән сайланган Алинә Кабаева белән Светлана Хорькина
Утырышның икенче өлешендә думадагы канәфиләрнең хуҗалары хәл ителде. Дума рәисе итеп, алдан көтелгәнчә, кабат Бердәм Русия җитәкчесе Борис Грызлов сайланды. Аның беренче урынбасары, шулай ук алдан көтелгәнчә, чыгышы белән Татарстаннан Олег Морозов булды.

Калган 9 урынбасарның 6-сы Бердәм Русиядән, 3-се - думадагы 3 партиядән. Думадагы 32 комитетның 26-сын Бердәм Русия вәкилләре җитәкләячәк. Калган 3 партиягә 2-шәр комитет бирелде.

Депутатларның берсе – Станислав Говорухин – мәдәният комитеты җитәкчесе итеп җырчы Иосиф Кобзон урынына башка кеше тәкъдим ителүгә каршылык белдереп карады. Шушы "кытыршылыкны" искә алмаганда, барлык оештыру мәсьәләләре, алдан килешенгәнчә, шома гына, бер мәшәкатьсез хәл ителде, дияргә була.

Дума алга таба да шушы рәвештә эшләвен дәвам итер дип фаразларга була. Оппозиция һәм халыкара күзәтүчеләр 2 декабрь сайлаулары Бердәм Русия файдасына хәрәмләшүләр белән үтте, дигән дәгъва белдерә. Дүшәмбедә оппозициядәге Башка Русия хәрәкәте вәкилләре дума утырышына каршылык белдереп пикет үткәрде.

Европа илләре һәм Кушма Штатлар да Русияне дума сайлауларында тәртип бозу дәгъваларын тикшерергә чакырды.

Русия президенты Владимир Путин бу сайлауларны "илдәге сәяси тотрыклылыкның яхшы үрнәге" дип атады. Ул шулай ук, Бердәм Русиянең җиңүе аңа президентлыктан киткәч тә Русиянең сәяси сәхнәсендә калырга мөмкинлек бирә, дигән иде. Соңрак Путин, беренче вице-премьер Дмитрий Медведев 2 мартта президент булып сайланса, үзе премьер-министр булып калырга теләк белдерде.

Яңа думаның киләсе утырышы гыйнвар аенда үтәчәк.
XS
SM
MD
LG