Accessibility links

Президентлык ярышында 6 намзәт


Якшәмбе көнне Русиянең үзәк сайлау комиссиясе президентлыкка 6 намзәт дәгъва итәчәк, дип белдерде. Британиядә яшәуче язучы Владимир Буковский һәм тагын 6 намзәтне комиссия теркәудән баш тарткан.


Киләсе ел 2 мартта үтәчәк президент сайлауларында намзәт булып премьер-министрның беренче урынбасары Дмитрий Медведев, коммунистлар юлбашчысы Геннадий Зюганов, либерал-демократлар башлыгы Владимир Жириновский, элекке премьер Михаил Касьянов, Уң көчләр берлеге рәисе Борис Немцов һәм Демократик партия юлбашчысы Андрей Богданов катнашачак, дип хәбәр итте үзәк сайлау комиссиясе.

Медведевны Бердәм Русия һәм Гадел Русия фиркаләре, Зюганов белән Жириновскийны – үз партияләре тәкъдим итте. Бу 4 фиркадән тыш Русиянең Дәуләт Думасында башка сәяси көч юк, шуңа күрә үзәк сайлау комиссиясендә аларның намзәтләре автоматик рәвештә теркәлде.

Калган 3 намзәт 16 гыйнварга кадәр 2 миллион имза җыеп аларны комиссиягә тапшырырга тиеш. Уң көчләр берлеге мәгълүматләренә караганда, бу мөмкин түгел, өлгерер өчен көненә якынча 100 мең имза җыярга кирәк.

Буковский сайлауларда катнашмаячак
Шимбә көнне Үзәк сайлау комиссиясе 7 бәйсез намзәтнең гаризасын теркәмәде, аларның берсе – әле совет чорында ук илдән киткән, хәзер Британиядә яшәүче язучы Владимир Буковскийныкы иде. Аны намзәт итеп теркәмәүгә комиссия 3 сәбәп китерде:

Ул соңгы 10 ел Русиядә яшәмәгән, намзәт исә Русиядә яшәгән кеше булырга тиеш. Буковский – Русия ватандашы түгел, ә Британия ватандашы, һәм өченче сәбәп – Буковский үзенең язучы булганын дәлилли алмаган. Бу сәбәпләр Буковскийның интернеттагы сәхифәсендә китерелгән.

Язучы үзе бу карарны – сәяси карар дип атады, дип яза Москоу Таймс басмасы. Яблоко фиркасе сайлауларда Буковскийны яклаячагын хәбәр иткән иде. Комиссиянең аны ярыштан төшерү карарыннан соң Яблоко үз тарафдарларын сайлауларда катнашмаска чакырырга мөмкин.

Ни генә булмасын, 2 март сайлауларында Дмитрий Медведев җиңәр дип фаразлана, дип дәвам итә мәкәләсен Москоу Таймс басмасы.

Җомга көнне сайлау комиссиясенең үзендә булган бер үзгәреш тә мәгълүмат чаралары игътибарыннан читтә калмады. Путин комиссиягә яңа әгъзә билгеләде. Игор Федеров урынына ул үз администрациәсенең эчке сәясәт бүлеге башлыгы урынбасары Леонид Илвевны куйды. Коммерсант газетасы язуынча бу Кремльнең комиссия өстеннән контролен тагын та арттырачак.

Матбугат бу көннәрдә Путин һәм аның варисы саналган Медведевның сәясәттән тыш шөгелләре турында да язды.

Дзюдо көрәшендә кара билбау дәрәҗәсенә ия булган Путин дзюдо турында ДВД чыгарган. Дөресрәге, бу күнегүләрне дөнья һәм Олимпия уеннары чемпионы Ясуһиро Ямашита һәм Владимир Путин бергә әзерләп төшереп ДВД ясаган.

Ике ел елек Путин һәм Ямашита, элек Путин укыган мәктәптә дзюдо дәресен биргән иде. Соңгы тапкыр ул Ямашита белән күптән түгел Япониягә сәфәре вакытында күрешкән булган. Дзюдо өйрәнүчеләр өчен ДВД дәресен алар берничә ел элек әзерләгән булган.

Дмитрий Медведев йога белән шөгелләнә икән. Питербурдагы йога үзәге рәисе Бородайенко сүзләренә караганда, "аның йога белән шөгелләнүе шунда ук күренә – ул төз гәудәле, йөзе тыныч. Аңа ял итәр өчен 15-20 минутлык күнегү дә җитә." ди йога үзәге башлыгы.

XS
SM
MD
LG