Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кыргызстанның бер тавына Санта Клаус исеме бирелгән


Кыргызстан рәсмиләре моңарча исеме булмаган бер тауга Санта Клаус исеме кушкан. Дәүләтнең туризм идарәсе башлыгы Турусбәк Мамашев сүзләренә караганда, Санта Клаус тавы Нарын белән Ош өлкәләре чигендә урнашкан, аның биеклеге – 4,5 мең метр. Тау башына Кыргызстан байрагы куелган. Шулай ук Мамашев сүзләренә караганда, 30 декабрьдә Бишкәктә Санта Клаус фестивале үтәчәк, чарада 3 меңләп Санта Клаус катнашачак.

XS
SM
MD
LG