Әлеге дәүләтсез дәүләт бәйрәме турында Башкортстан парламенты рәисе Константин Толкачев та үз фикерләрен белдерде. Аның сүзләренчә, Русия һәм Башкортстан гасырлар буена килешеп яшәгән. Башкортстан күпмилләтле Русия дәүләтчелеген булдыруда зур этәргеч булган. Толкачев, Президенттан аермалы, Башкортстанны субьект дип атады. Спикер фикеренчә, Башкортстан Русиядәге иң көчле субьектларның берсе.
Әлеге көн уңаеннан дәүләт җыелышы бинасында “Дөньяда һәм Русиядә дәүләт төзелешендә үзәк һәм төбәкләрнең бергә эшләү тәҗрибәсе” дип аталган халыкара фәнни конференция булып үтте.Анда Русия төзелешендә Башкортстанның урыны зур дип билгеләнде. Шулай ук федерализм мәсъәләләре дә күтәрелеп, аның ил төзелеше формасы гына булмый, үзәкнең төбәкләр белән эш итү ысулы да булуы билгеләнде.
Конституция көне уңаеннан бәйрәмгә хас булмаган фикерләр таратучылар да булды. Мәсәлән, республика эшкуарлары шурасы рәисе Николай Швецов мөстәкыйль Башкортстанның конституциясенең Мәскәүләшү көннәрен искә төшереп, бу көнне Башкортстанның Русиядән чыгу өмете тар-мар булган көн дип атады.
Берләшкән оппозициянең “Ревинформ” интернет сәхифәсе 2003нче елда кабул ителгән Конституция безнең хокукларны боза дип хәбәр итте. Аңа караганда, яңа Конституциядә җир милке, җәзалау, көчләүне бетерү, мәхкәмә карарыннан башка кулга алу, сүз иреге булдыру, цензураны бетерү, эш урынында забастовкалар ясау иреге кебек матдәләр һәм юллар төшеп калган һәм шуның белән республиканың төп кануны Русиянекенә каршы килә.