Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чит ил белгечләре бетү куркынычы янаган Амур барсларын саклап калмакчы


Амур барсы
Амур барсы

Заманында Русиянең Ерак Көнчыгышында Амур барслары күпләп яшәгән булса хәзер аларга бетү куркынычы яный.


Чөнки соңгы елларда алып барылган аулар, күпләп киселгән урманнар, тайгаларда чыккан янгыннар һәм киңәйтелгән юллар бу зур матур мәчеләрнең санын күпкә киметкән һәм хәзер урманнарда барлыгы 40ка якын гына Амур барсы калган дип исәпләнә.

Нәкъ бер гасыр элек йөзләгән Амур барсы Себернең тайга өлешендә яшәгән. Ләкин еллар узган саен моңарча халык аяк басмаган урманнарга да кешеләр үтеп керә башлаган һәм рөхсәтсез бу хайваннарны аулауга керешкәннәр. Шуның нәтиҗәсендә аларның саны урманнарда бик аз калган. Амурдагы инглиз-рус хәйрия оешмасы башлыгы Шарон Миллер әйтүенчә, хәзер бетү куркынычы янаган бу 2 төр хайванны – Амур барсын һәм юлбарысны саклап калу программасын тормышка ашыру өчен махсус акчалар бүлгәннәр.

Бүгенге көндә урманнарда 450 Амур юлбарысы һәм бары тик 35 кенә Амур барсы бар. Бу барслар азаюының сәбәпләре бик күп, әмма иң таралганнары берничә. Беренчедән аның тиресен алу өчен аулыйлар, Икенчедән Кытай медицинасында бу барсларның әгъзалары кулланыла. Ягъни пластырь һәм башка медицина әйберләрен ясау өчен тоталар бу хайваннарны”, - ди Амурдагы инглиз-рус хәйрия оешмасы җитәкчесе Шарон Миллер.

Бүгенге көндә 35 сакланган Амур барсының 6сы гына ана барслар икән. Димәк нәселне дәвам иттерү авырлаша. Хәзер инлиз-урыс хәйрия оешмасы, бу барсларны саклаучылар һәм дөньяның төрле почмагыннан килгән белгечләр – ветеринарлар бетү куркынычы янаган Амур барсларын саклау һәм нәселләрен дәвам иттерү өчен тырышлыклар күрсәтә. Мисал өчен кыргый хайваннар тормышы медицинасы Халыкара белгече Джон Левис бер ай буена барган өйрәнүләрдә Амурдагы барсаларга капкан куюларын әйтә. Бу махсус зарар китерми торган капкан һәм ул барсларны тотып аларның сәламәтлеген тикшерү өчен куелган. Бу тикшерүләр турында зоопарк белгече Левис:

Белгечләр Амур барсларын тикшерә

Без 3 кенә барсны тоттык, билгеле бу ниндидер нәтиҗә ясарга мөмкинлек бирми. Әмма тоткан барсның берсендә сулыш тыны кысылуы ачыкланды. Бу хайванның сәләмәтлеге начар булуын күрсәтә. Авыру ни сәбәпле чыкканны 100 процент әйтеп булмый”, - диде.

Халыкара белгече Джон Левис әйтүенчә, тоткан барсларны программа нигезендә дәвалыйлар икән, чөнки сәләмәт нәселне дәвам иттерү максаты куела. Бүгенге көндә Европа һәм АКШ зоопаркында 200 юлбарыс бар. Левос һәм башкалар бу зоопарктагы барсларны урманнардагы белән кушып үрчетү кирәк дип саный һәм моны программада кертүгә өметләнә. Бу эштә Русия ягы да ярдәм итер дип өметләнә, чөнки моңа кадәр барсларны һәм юлбарысларны саклаучылар чит илдән килә иде. Шуларның берсе - Джон Левис:

Бу хәл үзгәрә башлады. Хәзер Русия хөкүмәте тарафыннан яклау табабыз. Алар бу гамәлләр кирәк, булырга тиеш дип әйтә һәм эшкә киртә куймый. Шулай да Ерак Көнчыгыштагылар төрле мәсьәләләрдә рөхсәтне гел Мәскәүдән сорыйлар. Акча бүлү өчен дә әлләни тырышлык күрсәтелми”, - диде.

Джон Левисның өметләре ни дәрәҗәдә акланаса соң? Ерак Көнчыгыштагы хәбәрчебез Ира Таҗиева Русия тарафыннан эшләнгән эшләр турында болай ди:


“Ерак Көнчыгышта 3нче милли парк булдырылды. Декабрь уртасында Русия Хөкүмәте Хабаровскида “Анюй” дип исемләнгән милли парк булдыру турында килешү имзалаган. Милли парк Амур елгасының уң ягында урнашкан һәм кеше аяк басмаган җирендәге 400 мең гектар җирне биләп ала. Хабаровски краенда бу яңа проект Амур барсларын саклау максатыннан булдырылды. Моңа кадәр Амур барсларын саклап калу проблемасын бары чит ил оешмалары бүлеп биргән акчаны кулланып кына хәл итәргә тырышты. Мисал өчен кыргый хайваннарны саклау оешмасы һәм бөтендөнья кыргый табигать фонды соңгы 10 елда Русиянең Ерак Көнчыгышына Амур барсларын һәм алар яшәгән җирләрне саклап калу өчен 10 миллион доллар акча бүлеп бирде. Әмма дә ләкин Амур барслары гына бу турында белми калды шикелле”, - ди Ира Таҗиева.

Ә менә Амурдагы инглиз-рус хәйрия оешма башлыгы Шарон Миллер барсларны экология туризмында куллану мөмкин ди. Ягъни туристлар килеп бу хайваннарны карый алачак һәм моннан Русиягә акча да киләчәк.

Без җирле халыкка, аларның ишек алдында шундый байлыклар булуын аңлатырга тырышабыз. Ник дигәндә бу 35 юлбарысның бөтен дөньяга нинди зур кыйммәткә ия һәм кадерле булуын җирле халык аңламый. Әгәр шушы зур песиләр сакланса, алардан киләчәктә акча киләчәген аңлата алырбыз дип өметләнәбез”, - ди Амурдагы инглиз-рус хәйрия оешмасы башлыгы Миллер.

Барсларга янаган тагын бер куркыныч – нефть үткәргече проекты. Чөнки нефть үткәргеч бу юлбарыслар яшәгән җирлектән үтәчәк. Русия хөкүмәте әле аны төзү планын хәзергә кичектерде. Ләкин бу проектның тормышка ашуы бик ихтимал.
Шулай да Джон Левис Амур барсларын саклап калу мөмкин ди. Аларны җитәрлек санда үрчетү өчен бер 15 ел вакыт кирәк булыр дип исәпләнә. Һәм барсларның саны 50гә җиткерелсә бу инде уңай күрсәткеч булачак. Мисал өчен бу программа Төньяк Америкада Флорида барсларында да кулланылган булган. Ягъни зоопарктагы хайваннарны урманнарга чыгарып аларны үрчетү тәҗрибәсе үткәрелгән һәм ул уңай нәтиҗәләр биргән. Чит ил белгечләре Русиядәге Амур барсларын да шулай саклап калып булыр дип өметләнә.
XS
SM
MD
LG