Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 19:25

Төркиядә теракт әзерләнү ачыкланган


Төркиянең Истанбул шәһәрендә полиция 3 килограмм шартлаткычы булган кешене кулга алган. Истанбулның кешеләр аеруча көп йөри торган Европа өлкәсендә - сәүдә районнарында шикләнелгән кеше метродан чыкканда туктатылган. Аның рюкзагында шартлаткыч табылган.
Әлеге нисбәттән Истанбул мэры Мөхәммәр Гюлер Төркиянең көньяк-көнчыгышыннан килгән эшсез бу кешенең һичшиксез теракт әзерләвенә ишарә ясаган. Полиция әлегә шартлату буласы урынны ачыкламады. Әмма мондый шартлаткычны көрд гыйсьянчылары кулланганын әйтеп була дигән, мэр.
Тикшерү барышында полиция сөйләшүләр алып барылган фатирны да ачыклаган һәм андагы кешеләрне кулга алган. Шулай ук шартлаткыч әйберләр һәм шартлаткыч ясый торган җайланмалар табылган.
Хакимият шартлатуны Көрдистанның эшчеләр фиркәсе сугышчылары әзерләве мөмкинлеген әйтә, һәм бу күптән түгел төрек армиясенең Төньяк Гыйракта көрд гыйсьянчылары лагеренә атуларына җавап булырга ихтималлыгын белдерә.




XS
SM
MD
LG