Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ачык микрофон: “Нардуган” бәйрәме кайчан була?


- Нардуган бу айларда гына үткәрелми бугай ул.
- Ишеткән бар, әмма аңлата алмыйм.
- Керәшеннәрнеке түгелме? Әйе керәшеннәрнең бәйрәме ул.
- Нардуган бәйрәме Питрәч якларында үткәрелә, ахрысы. Керәшеннәр анда күбрәк. Аларның туган яклары шул яклар. Керәшеннәрнең аерым бәйрәмнәре. Алар да татарлар инде.
- Керәшеннәрдә ул бәйрәм. Анда җырлыйлар, бииләр. Кыш озату шикеллерәк бәйрәмнәре бугай.
-Кыш уртасында кыш озату була менә инде ул ?
- Кыш уртасында? Ха-ха ха!
- Кыш урталарында үткәрәләр бугай ул бәйрәмне. Булган бар, апа булган бар, ул бәйрәмдә. Безнең якында гына керәшен авылы бар . Менә мине чакырганннар иде. Җырладым шунда. Тимер әйберләре тагалар да, бииләр инде.
- Алар элеккеге борынгы заман әйберләре тагалар да, бииләр. Бәйрәм итәләр. Керәшенннәрдә генә булган Нардуган бәйрәме . Мондый бәйрәм татарларда юк.
-Татарларда Нардуган бәйрәме юк.
-Кичә бәйрәм иттеләр . Аларның чиркәүләре ачылды. Чирәкәүләрендә үзләренең догаларын укыдылар татар телендә.Иван Грозный вакытында аларны Православ диненә күчергәннәр. Татарлар бит инде алар милләте буенча. Ә дин буенча алар православ булып йөриләр.
-Яңа еллары түгел микән аларның ?
-Мин Балык бистәсе районында яшим. Питрәчтә , безнең янда гына бит алар яшиләр .
- Әле алар үзләре дә яңа гына күтәрелә башладылар . Үзләре дә белмиләрдер инде. Хәзер керәшеннәрнең диаспоралары берләштеләр, минемчә. Булды бит әле бәйрәм бөтен милләтләр җыелышты.
- Нардуган бәйрәме яз көне үткәреләдер ул.
- Көзге бәйрәм ул , ноябрьдә үткәрелә.
- Андый бәйрәмне белмим.
- Кышын уздырыла, көннәр үсә башлауга багышланган.
- Нардуган бәйрәме мәҗүсилектән калган борынгы бәйрәм. Күргәнем юк , әмма укып беләм. Әйтәләр: имеш Идел буе Болгар чорында үткәрелгән дип, Исламга хәтле булган бәйрәм, мәҗүсилектән калган. Хәзер Татарстанда андый бәйрәм юк. Торгызырга тырышалар да бит кайберүләр, ләкин барып чыкмый.
XS
SM
MD
LG