Accessibility links

Кайнар хәбәр

Якын Көнчыгыш сөйләшүләрендә алга китеш юк


Гайсә туган җире дип саналган Бәетләһәм
Гайсә туган җире дип саналган Бәетләһәм

Раштуа хаҗына килгәннәр тынычлык сорап догалар кылды. Быел Якын Көнчыгышта тынычлык урнашуга өметләр арткан иде.


Ноябрь аенда Израил һәм Фәлестин җитәкчеге АКШ президенты Джордж Буш белән булган очрашуда солых сөйләшүләрен яңартырга килешкән иде. Дүшәмбе көнне тарафлар икенче мәртәбә очрашты. Хәбәрләргә караганда, әлегә сөйләшүләр бер нәтиҗә дә бирмәгән.

Израил туризм идарәсе быел Раштуага Бәетләһәмгә 20 меңләп кеше килер дип фаразлаган иде. Бу – узган ел белән чагыштырганда ике тапкыр артык. Килүчеләр арасында – дини кешеләр, американ туристлары һәм балалар күп. Бразилиядән 28 яшьлек Тиаго Мартинс исемле егет, Вашингтон Пост басмасы хәбәрчесенә, "мин Аннаполиста тынычлык сөйләшүләрен яңарту турында килешенгәч беренче мәртәбә Бәетләһәмгә килергә карар иттем," дип сөйләп биргән.

Халык чын күңелдән, сөйләшүләрне яңарту – төбәккә солых китерәчәк, дип ышана. Раштуа чиркәвенә җыелучылар быел узган еллар белән чагыштырганда, кәеф тә башка төрлерәк, һавада тынычлык һәм рәхәтлек сизелә, дип сөйләде журналистларга....Бу тынычлык һәм рәхәтлеккә нигез бармы соң әле?

Кичә Израил һәм Фәлестин арадашчыларының икенче очрашуы булды. Нәтиҗәсе шул ук – Израил фәлестиннәрнең үз җирләре дип санаган җирдә төзелешне дәвам итәргә җыена һәм фәлестиннәрнең кораллы төркемнәрне юк итүен таләп итә.

Израил Көнчыгыш Иерусалимның Хар Хома исемле яһүд бистәсендә 300 йорт төзү планнары турында күптән игълан иткән иде. Фәлестин ягы – бу планнар 2003нче елда АКШ химаясендә кабул ителгән "юл харитасы" программасына каршы килә, дип дәгъва итә. Солых урнаштыру өчен төзелгән бу программада Израилнең фәлестин җирләрендә төзелешне туктатуы турында сүз бара. Фәлестин ягына таләп исә – сугышчан ешчәнлекне туктату..

Һәр тараф та үз эшләрен кануный дип саный һәм баш тартырга җыенмый кебек күренә. Әмма дипломатик тырышлыклар, сөйләшүләр дәвам итәчәк. Бу атнада Израил премьер-министры Әһуд Олмерт һәм фәлестин хакимияте президенты Мәһмүд Аббасның очрашуы көтелә. Бәйтлеһәмдә исә тынычлык сорап догалар кылына.
XS
SM
MD
LG