Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 09:16

Татарстан депутатлары Русия Думасында нәрсә белән шөгыльләнәчәкләр?


«Думада татар депутатлары бармы? Алар татар милләте турынңа кайгыртырмы?»,- дигән сүзләрне бүген, киң җәмәгатьчелектән күп ишетергә була. Дәүләт Думасы сәхифәсендә басылган исемлекләргә караганда, анда татар фамилияләре шактый еш очрый.

«Думада татар депутатлары бармы? Алар татар милләте турынңа кайгыртырмы?»,- дигән сүзләрне бүген, киң җәмәгатьчелектән күп ишетергә була. Дәүләт Думасы сәхифәсендә басылган исемлекләргә караганда, анда татар фамилияләре шактый еш очрый. Татарлар Татарстан исемлегеннән генә түгел. Әйтик Илдар Габдрахманов, Фәридә Гайнуллина – Мәскәүдән, Рафаэль Гималов Ерак Көнчыгыштан депутат булып барган. Татарстаннан “Бердәм Русия” депутатлары булып Думага барганнар арасында да татар фамилиялеләре шактый, гәрчә күпләре туган телендә сөйләшә белмәсәләр дә. Татарстаннан депутат булып баручылар якындагы 4 елда Думада ниләр белән шөгылләнерләр. Әлегә сәясәтчеләр дә, мәглүмат чаралары да бу хакта үз фаразларын гына җиткерә, чөнки Дума тарафыннан әлеге мәгълүмат киң җәмәгатьчелеккә игълан ителми.
Думаның 4 чакырылышында спорт комитеты урынбасары булыр торган Татарстаннан депутат Илдар Гыйлметдинов, бу юлы Федераль милли мәдәни мөхтәрият рәисе буларак депутатлыкка сайланды. Республика зыялылары, Гыйлметдинов кына булса да милләтне кайгыртыр дип ышанган иде. Әмма үзе белдерүенчә, ул бу юлы да спорт комитетына бара. “Комсомольcкая правда” газетасы да аны инде күптәннән Алина Кабаева, һәм башка 19 спортчы депутат белән беррәткә куйды.

Тик бу комитетның элекке җитәкчесе Владислав Третьякны хәзер Антон Сихарулизе алмаштырды. Ә ул Гыйлметдиновны үзенең урынбасары итеп алырга теләрме, юкмы.

Гыйлметдинов сүзләренә караганда, Татарстаннан депутат булып баручы Клавдия Новикова хезмәт һәм социаль сәясәт комитетына тәкъдим ителгән. Республикадан икенче депутат Гөлнара Сергеева шушы көннәрдә РТР телеканалында “Средний Класс” тапшыруында үзенең Думаның конституцион кануный һәм дәүләт төзелеше комитетында эшләвенә теләк белдергән. Ә менә күп кенә татар милләтчеләрен борчыган милләт мәсьәләсе белән Думада Валентин Купцов шөгыльләнәчәк, чөнки рәсми булмаган мәгълүмат чараларындан күренгәнчә ул милли комитет җитәкчесе итеп билгеләнгән. Купцов коммунистлар фиркасе вәкиле һәм заманында, Русия белән Татарстан арасындагы шартнамәгә каршы булып чыгучы, шуңа да белгечләр бу шәхеснең милли комитетка башлык итеп билгеләвен уңай бәяләмиләр.

Искә төшереп узабыз Татарстаннан Думага барлыгы 14 депутат узды. Алар Олег Морозов, Ринат Гөбәйдуллин, Айрат Хәйруллин, Илдар Гыйлметдинов, Алинә Кабаева, Фатыйх Сибагатуллин, Александр Козловский, Ирек Богоуславский, Фоат Комаров, Марат Загидуллов, Виктория Черкесова, Хафиз Салихов, Клавдия Новикова һәм башкалар. Күренгәнчә аларның кайберләренең якынча гына булса да ни белән шөгыльләнәчәге билгеле. Калган депутатларның кайсы комитетта ниләр белән шөгыльләнәчәкләре турында Русия Думасы матбугат үзәге бары тик яңа елдан соң гына игълан итәргә вәгдә бирде.

XS
SM
MD
LG