Accessibility links

Кайнар хәбәр

Керәшеннәр Нардуган бәйрәмен соңрак үткәрә


Ә керәшенчә "келәү башкаручы" Павел атакай Нардуган бәйрәмен хупламый
Ә керәшенчә "келәү башкаручы" Павел атакай Нардуган бәйрәмен хупламый

Матбугат һәм телевидение Нардуган бәйрәме җитте дип хәбәр итә. Тик керәшен татарлары аны ун-унбиш көннән соң гына үткәрергә җыена.


Дүшәмбе көнендә католиклар, мәсихчеләр һәм башка төрле насаралар Яңа елны бәйрәм итте. Раштуа узды. Төркиләр дә үзенчә бәйрәм итә ала. Бу арада - төннең иң озын вакытында, борынгы төрки-татар календары буенча Нардуган дәвам итә. Ул көннәрне кышның уртасы дип тә атыйлар. Мәгълүмат чыганаклары Нардуганны “милли бәйрәм” дип хәбәр итә.

Милли, исламга кадәрге җәдвәл буенча кыш уртасында Нардуган була. Яз уртасы – Нәүрүз. Бу көнне дә “яңа ел башы” дип санаучылар бар. Июнь аенда исә көннең иң озын вакытында Җыен була. Шулай ук көз көне, көн белән төн озынлыгы тигезләшкән вакытта Сөмбелә була. Алар турында соңгы егерме елда, демократия җилләре исә башлагач, шактый язылды. Милли оешмалар аларны “кире кайтарып” та карады. Тик нишләптер Казан татарларында бу бәйрәмнәр киң таныла алмады.

Шулай да “Шәрык” клубы 27 декабрь көнне Нардуган бабайны чакырып бәйрәм ясарга булган. Кичәнең хуҗабикәсе Миләүшә Насыйбуллина, чараны совет чоры һәм көнбатыш мәдәниятенә хас булган Яңа ел бәйрәменә “альтернатива буларак” оештырабыз ди.

Ә Нардуганны саклап калган правослау динендә булган керәшен татарлары нишли? Алар аны гыйнвар аенда гына ясарга җыена.

Керәшен халкының Казандагы иҗтимагый оешмасы рәисе Мария Семенова 12 гыйнвар көнендә Яшьләр үзәгендә Нардуган бәйрәмен ясаячакларын искәртә. Чаллыда бу бәйрәмне тагын да зуррак итеп ясыйлар әле, ди казанлы Семенова.

Мария ханым: “Бар керәшен дә белә аны. Совет чорында авылларда зурлап ясала иде. Ул Раштуа көнне, 7 гыйнварда башлана. Хач бәйрәме (крещение) көнне, 19 гыйнварда туктый. Кызлар янына егетләр җанвар булып киенеп керә. Кунакка йөрешәләр”, - дип сөйли Мария Семенова.

Тик ул бүгенге көннәрдә билгеләп узылучы Нардуган турында ишетмәгән. “Керәшеннәрдә бу вакытта бәйрәм итмиләр”, - ди ул. Шулай ук совет чорында булган “искечә яңа елны каршылау” бәйрәмен дә Нардуган дип атап булмый ди ул.

Әмма Нардуган бәйрәмен үз итмәүче керәшеннәр дә бар. Казандагы Тихвин чиркәвендә рухани (“келәү башкаручы”) Павел атакай (“әтий”) керәшеннәргә Нарудганнан битәр Раштуага игътибар итәргә куша. “Без хәзер уразада. Раштуа авыз ачу кебек була инде. Авылларда бу бәйрәм көтеп алына”, - ди ул.

Мария Семенова исә: “Павел атакай гына түгел, барлык динчеләр дә Нардуганнга каршы. Аны “шайтан бәйрәме” дип атыйлар”, - ди.

Чаллыда “Керәшен сүзе” газетасын чыгарган Людмила Белоусова да Нардуганны көтеп ала. Ул бүген Казанга күчкән, Татарстан Керәшен халкы иҗтимагый оешмасында эшли. “Нардуган – мәҗүси бәйрәм. Шуңа күрә аны динчеләр яратмый. Тик халык тыюларга карамастан аны яратып уздыра”, - дип сөйли Людмила Белоусова.

XS
SM
MD
LG