Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар университетында ректорны сайлау киеренке шартларда үтә


Татар дәүләт һуманитар университеты яңа ректорны көтә
Татар дәүләт һуманитар университеты яңа ректорны көтә

Тавыш бирүгә бер көн кала, Татар дәүләт һуманитар педагогика университеты ректоры урынына өч намзәтнең икесе ярыштан баш тартты.


Ректор сайлаулары, хәзерге җитәкче Җәмил Нигъмәтовның мөддәте бетү сәбәпле билгенгән иде. Русия мәгариф министрлыгында рәсми теркәлүне 6 нәмзәттән 3се генә уза алды. Ректорны сайлау конференциясе 26 декабрь көнне үтергә тиеш. Бер көн елек 3 нәмзәтнең 2се ярыштан баш тарткач, сайлауларның үтә алуында шикләр туды. Татарстан элитасын үстерүче югары уку йөрты дип төзелгән, хакимиятләр һәм милли хәрәкәт зур өметләр баглаган шушы Татар һуманитар педагогика университетында кем җитәкче булыр?

Tатар дәүләт һуманитар педагогика универиситеты ректоры булырга дәгъвә иткән 3 намзәт тә җәмәгатчелеккә билгеле кешеләр. Җәмәлетдинов Рәдиф Рифкать улы хәзерге вакытта ректорның белем бирү юнәлешен багучы беренче урынбасары булып эшли. Ул филология фәннәре докторы, профессор. Моңа кадәр, ТР Мәгәриф министрлыгында, хөкүмәтнең телләрне үстерү бүлегендә эшләгән. Татар һуманитар педагогика университетында татар теле факультетының деканы булган.

Икенче нәмзәт - Фаил Габделбәр улы Әһмәдиев иде. Ул да хәзерге вакытта ректорның беренче урынбасары булып тора. Ул техник фәннәр докторы, Татарстанның көрәш федерациясе башлыгы урынбасары, Камил Исхаков заманында Казан шәһәр башлыгы урынбасары булыр эшләгән, Архитектура һәм Төзелеш Академиясендә төгәл фәннәрне татарча укыта торган мәшһүр бүлекнең башлыгы, фән турында татарча яза торган “Фән һәм тел” журналының баш мөхәррире.

Өченче нәмзәт Рәис Шәйхелисламов та Татарстан җәмәгатьчелегенә яхшы таныш. Ул әле күптән түгел генә республиканың мәгариф министры булып эшләде. Хәзерге вакытта ул Мәгарифне үстерү Институын җитәкли. Рәис Шәйхелисламов икътисад фәннәре докторы, педагогик фәннәр кандидаты, профессор.

Студент кыз нәмзәтләр белән таныша
Ректорны гыйльми шура әгъзәләреннән һәм укытучылар, студентлардан торган конференция делегатлары сайларга тиеш. “Югары уку йорты ректорын сайлау тәртибе” турындагы рәсми кәгазьдә әйтелгәнчә, сайлаулар альтернатив нигездә үтәргә тиеш. Менә бу мәсьәләдә кыенлыклар килеп чыгарга мөмкин. Бер көн элек нәмзәтләрнең икесе Фаил Әһмәдиев һәм Рәис Шәйхелисламов ярыштан баш тартуы турында гариза язган булган. Аңлатмаларын сорар өчен бу нәмзәтләр белән бәйләнешкә кереп булмады. Ректор сайлауларына чыгарлык бер генә нәмзәт, Рәдиф Җәмәлетдинов кына калган иде. Сишәмбе кичендә, университетта, баш тарткан нәмзәтләрнең берсе, гаризасын кире алыр һәм сайлауларга барырбер чыгар дип өметләнделәр. Бу мәсьәләдә Русия мәгариф министрлыгыннан да рәсми җавап көттеләр. Әлегә ректорны сайлау конференциясен кичектерү турында хәбәр юк. Ул 26 декабрьгә, сәгать 12гә билгеләнгән.

XS
SM
MD
LG