Accessibility links

Кайнар хәбәр

Композитор Шамил Шәрифуллин вафат булды


композитор Шамил Шәрифуллин
композитор Шамил Шәрифуллин

25 декабрьдә Казанда композитор Шамил Шәрифуллин вафат булды. Хушлашу мөрәсиме 26 декабрь 11 сәгатьтә.

Шамил Шәрифуллин Руссия (СССР) һәм Татарстан (1974) композиторлар берләге агъзасы, ТР атказанган мәдәният эшлеклесе (1990). 2005 елда Г.Тукай исемендәге буләкне казанган.

Шамил Шарифуллин оркестр өчен “Җыен” дип аталган концертлары, симфонияләр, “Мөнәҗәтләр”, “Авыл көйләре”, “Сары сандугач” кебек хор өчен концертлар авторы авторы да һәм шул ук вакытта камера-инструменталь әсәрләр, халык тарафыннан яратып җырлана торган җырлар да язды. Татарстанда композитор хор көйләре иҗат итүче композиторларның берсе иде. Аның 1975 елда хор өчен махсус язылган “Мөнәҗәтләр” концерты, заманында Татарстанның, Русиянең һәм Европаның иң яхшы сәхнәләрендә тәкъдим ителә һәм төрле хор төркемнәренә Халыкара фестивальләрдә, бәйгеләрдә җиңүләр, гран-при алып килә.

Шамил Шәрифуллин 1949 елда Төрекмәнстанның Фараб бистәсендә туган. Казан музыка училищесында баян классын тәмамлаганнан соң, ул Казан дәүләт консерваториясендә белем ала, Мәскәү дәүләт консерваториясендә укый. 1972-82 елларда Казан дәүләт консерваториясенең Идел буе халыклары музыкасы кафедрасы мөдире вазифасын башкара. 1982 елдан биредә мөгаллимлек итә, 1999 елда профессор дәрәҗәсен ала.
XS
SM
MD
LG