Accessibility links

Коммунистлар пикет уздырды


Сишәмбе көнне Коммунистлар фиркәсе тарафдарлары Останкино телевизион үзәге каршында пикет уздырдылар. Алар мәгълүмат тыюны бетерүне таләп итте. Ягъни коммунистрлар җитәкчесе Геннадий Зюгановка телевидениедән чыгыш ясарга мөмкинлек бирелсен дип белдерде. Коммунистлар Парламент сайлауларына әзерлек вакытында Бердәм Русия фиркәсенә телевидениедә чыгыш ясар өчен күбрәк вакыт бирелде, ә оппозиция эшчәнлеге бөтенләй диярлек яктыртылмады дип әйтә. Ә менә Үзәк сайлау комиссиясе барлык фиркәләргә дә эфир вакыты бертигез бирелде дип белдерә.
XS
SM
MD
LG