Accessibility links

Нигериядә нефть үткәргеч шарталап дистәләгән кеше үлгән


Нигериянең көньяк Лагос штатында нефть үткәргече шартлавы һәм аннан чыккан янгын нәтиҗәсендә 40лап кеше үлгән. Һаләкәт булган җирдә 34 кешенең мәете табылган һәм аларның саны тагын да артырга мөмкин дип белдерелә.
Шартлау исә бу җирлектә яшәүче бер төркем кешеләрнең рөхсәтсез нефть үткәргеч торбасыннан нефть суырту нәтиҗәсендә килеп чыккан дип фаразлана. Мондый һаләкәтләр Нигериядә еш була.
XS
SM
MD
LG