Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Башка Русия” эзәрлекләнүче оппозиция вәкилләре турында сәхифә ачты


“Башка Русия” оппозиция коалициясе интернетта “Эзәрлекләүләр чылбыры” дигән яңа сәхифә ачкан. Ул Русиядә кулга алынган, эзәрлекләнгән оппозиция активистлары турында мәгълүматларны туплау, аларны тәртипкә салу өчен булдырылган. “Башка Русия” җитәкчесе Гарри Каспаров әлеге сәхифәне тәкъдим иткәндә белдерүенчә, бу төрле хокук яклау үзәкләрендәге, ягъни таралып яткан мәгълүматны бергә туплап бу өлкәдә күзаллау мөмкинлеген бирә.
Сәхифәдә беренче булып мәҗбүриләп армиягә алынган “Оборона” хәрәкәте җитәкчесе - Олег Козловский турында мәгълүматлар урын алган.
XS
SM
MD
LG