Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чаллы энциклопедиясе


Энциклопедияне тәкьдим итү “Энергетик” мәдәният сараенда, күпсанлы кунаклар, шәһәр җитәкчеләре катнашында узды. 500 битле әлеге китап белән шушы көнгә кадәр күпләр таныш түгел иде. Шуңа күрә беренче фикерләрне энциклопедиянең редакция коллегиясе әгьзаларыннан, шушы китапка азмы-күпме дәрәҗәдә катнашы булган шәхесләрдән ишетәбез.
Энциклопедиянең баш мөхәррире, галим Марат Бибишев:
Өч ел эчендә энциклопедияне яздык. Энциклопедия- дигән сүзне күпләр аңламый. Безнең редакциядә дә бу китапны реклам белән бәйләргә тырышучылар булды. Энциклопедияләр төрле илләрдә борын-борын заманнарда ук язылган. Безнең энциклопедияне тәнкыйтьләүчеләргә килгәндә, алар бар һәм булып торыр. Шәһәрдәге һәр нәрсәне тәнкыйтьләүчеләр бар бит.
Танылган рәссам Ким Сафиуллин заманында СССР энциклопедиясенә кертелгән шәхес. Аңа Чаллы китабында урын бирелә. Билал Канеев шәһәр музееның фәнни хезмәткәре, Энциклопедияне эшләүдә өлеш кертүче, Ким Сафиуллин:
Саф татар сүзләре белән генә язылган булса, мин бик шатланыр идем. Ләкин китапта урысча фразалар да еш очрый. Менә монысы ошамый.
Билал Канеев:
Нәрсә уйланылды, шул эшләр эшләнде, дип уйлыйм.
Тарихи романнар авторы, “Мәйдан” журналы баш мөхәррире Вахит Имамов Чаллы энциклопедиясенә мондый карашта:
-Күптәннән кирәкле китап бу. Башка шәһәрләр моны күптән булдырдылар.Энциклопедиябез булу сөенечле вакыйга. Монда, урыс тарихчылары язганча, Чаллыга 1620 елда нигез салынган, аңарчы биредә бушлык булган, дигән тәкрарлау юк. Көлеп әйтсәк, мамонтлар яшәгән чордан ук Чаллының тарихы күрсәтелгән, элек Болгар дәүләте җирләре икәне дә ассызыклана. Ләкин бу беренче генә басым. Киләчәктә ул чистарыр, тулыланыр. Энциклопедиягә очраклы рәвештә килеп кергән кешеләр тарих иләгеннән төшеп калыр. Нигездә, безнең милләткә йөз белән борылган энциклопедиягә әйләнер, дигән өмет белән яшим.
XS
SM
MD
LG