Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә татар теле укытучылары семинары


Семинарда катнашучылар
Семинарда катнашучылар

Семинарны Татарстанның мәгариф һәм фән министрлыгы Мәскәүнең мәгариф департаменты белән берлектә оештырган.


Ике көнлек семинарның темасы: «Русия федерациясе төбәкләрендәге татар этно-мәдәни компонетлы мәктәпләр үсешенең төп юнәлеше» дип атала. Русиянең төрле төбәкләреннән килгән татар мәктәбе директорлары, татар теле укытучылары Мәскәүдә 1186 мәктәптә, әле өч ел элек кенә ачылган татар балалар бакчасында, Татар мәдәният үзәгендә булдылар. Очрашулар шулай ук Русиядә мәгариф үстерүнең федераль институтында һәм Русиянең Мөфтиләр Шурасында да булачак. Русия төбәкләреннән 22 укытучы килергә тиеш булса да, матди якның булмавы сәбәплеме, әллә инде татар теленә мөнәсәбәт шундыймы - Удмуртия, Мордовия, кебек республикалардан һәм кайбер төбәкләрдән укытучылар бу семинарга килә алмаган. Ә инде Оренбур, Киров, Төмән, Түбән Новгород, Чиләбе өлкәләреннән һәм Уфа шәһәре, Татарстан укытучылары, Мәскәүдә төрле очрашулар уздырып кына калмадылар, Русиянең мәгариф һәм фән министры Андрей Фурсенко исеменә мөрәҗәгатъ тә кабул иттеләр.

Мөрәҗәгатъ, "Без, этно-мәдәният нигезендә белем бирүче мәктәп җитәкчеләре күп милләтле Русиядә туган телләргә булган мөнәсәбәткә борчылу белдерәбез", дип башланып китә. Ике биттән торган бу мөрәҗәгатътә шулай ук, туган тел дәресләре башка дәресләр белән беррәттән абруйлы булсын өчен дәүләт шартлар тудырырга тиеш. Һәм ана теле дәресләре беренче класстан алып 11 класска кадәр укытылырга тиеш, туган тел һәм әдәбият дәресләре федераль дәреслекләр исемлегендә булырга тиеш, дип язылган сүзләр дә бар. Әле генә дөнья күргән, мәгариф канунына үзгәрешләр кертү турындагы 309 канун, милли мәктәпләрне дә, татар теле укытучыларын да борчуга салган. Шунысын да әйтергә кирәк, әле бу канунга кадәр дә туган телне, татар телен укыту сәгатъләре төрле төбәкләрдә төрлечә икән. Мәсәлән, Оренбур шәһәрендә татар гимназиясе укытучысы Тәнзилә Кильметова туган телне укытуга тыюлар бармы дигән сорауга, тыюлар юк, бездә татар телен татар балаларыннан башка урыс һәм башка милләт балалары да өйрәнә; татар теленә атнасына 4-5 сәгать вакыт бирелә, диде. Ә инде яңа канун нигезендә, укытуның яңа стандартлары килеп чыкса, туган телне укыту үзгәрмәсме икән, дигән сорауга, без үзгәрешләр булмас, дип уйлыйбыз, дип җавап бирде.
Оренбурда татарча дәресләр атнасына 4-5 сәгатъ укытылса, Төмән өлкәсендә татарлар күп булуга карамастан, татар теле дәресләренә бары тик ике сәгать кенә бирелә, анысы да дәресләрдән соң, факультатив рәвешендә генә. Бу хакта Төмәннең 52 санлы мәктәп директоры Манкаева Алевтина сөйләде.

Бу семинарны оештыручы Татарстан мәгәриф һәм фән министрлыгы бүлек мөдире Әнисә Морозова да бу очрашудан үзенең тәэсирләре белән уртаклашты. Семинарга килгән һәр мәктәпкә Казанга барып китаплар алыр өчен 10 мең сумлык сертификат бирдек. Безнең бурыч: татар телен Федераль Программага кертүне кайгырту, диде Әнисә Морозова.
XS
SM
MD
LG