Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Татарчы”лар “болгарчы”лар белән берләшерме?


Фәрит Сибгат, Татар иҗтимагый үзәгендә яңа рәис. Ул Тәлгатъ Барый тарафы һәм татар конгрессы белән дуслыкка өметләнә
Фәрит Сибгат, Татар иҗтимагый үзәгендә яңа рәис. Ул Тәлгатъ Барый тарафы һәм татар конгрессы белән дуслыкка өметләнә

ТИҮ рәисе инкарь ителгән болгарчылыкны эштә кулланырга тели. Ә активистлар кысулар, мәгълүмати камалыш турында матбугат җыелышында сөйләде.


Марат Мөлеков исемендәге Татар иҗтимагый үзәгенең яңа рәисе Фәрит Сибгат рәсми танылучы Татар иҗтимагый үзәгенең рәисе Тәлгать Барый белән тыгыз хезмәттәшлеккә өметләнә. Шулай ук ул Татар конгрессы белән дуслыкка өмет итә.

Бүген узган матбугат җыелышында Фәрит Сибгат милли хәрәкәтне саклап калуда фикерләрен җиткерде. Билгеле булганча, ул 12 декабрьдә үзәкнең корылтае вакытында җитәкче итеп сайланган иде. Фәрит Сибгат милли хәрәкәттә моңарчы инкарь итеп киленгән болгарчылык идеясен дә үз эшендә кулланырга тели.

Татар иҗтимагый үзәге бинасында узган матбугат җыелышында яңа рәисне тәкъдим иттеләр. Львов шәһәрендә татар үзәген җитәкләгән Фәрит әфәнде паспорт буенча Фрид Сибгатуллин дип атала. Тик ул татар дисапорасында "исемнәр дә, рух та киселгән” дип саный. Ул татарны бергә тел, дин, гаилә кыйммәтләре янында тупларга кирәк дип саный.

“Татар иҗтимагый үзәгенең Марат Мөлеков исемендәге оешмасы без. Берничә айдан соң кул куеп мин рәислеккә күчәм”, - диде рәис. Шулай ук моның өчен устав расланырга тиеш. Бу нисбәттән хокук белгечләре дә җыелышка чакырылган иде. Тик очрашуда алар ТИҮнең үзе турыннан битәр, гомуммилли проблемаларга кагылырга теләде. Хәбәрче исә иҗтимагый үзкәтәге хәлләргә игътибар сорады.

Фәрит Сибгат һәм Юныс Камалетдинов
Фәрит Сибгат оставкадагы полковник. Казандагы милли хәрәкәттә гадәт буенча туган иленә кайткан хәрбиләргә аерым хөрмәт күрсәтелә. Аларга ышанып була, алар эштән курыкмый дип саныйлар. “Харизмалары бар”. Билгеле лидер Зәки Зәйнуллин да полковник. Шулай ук ТИҮнең элеккеге рәис, Качакларга ярдәм итү фонды җитәкчесе Юныс Камалетдинов та полковник. Ул кая китә? “Бер кая да китми. Ул рәистәш булып кала. Безгә бергә-бергә эшлисе. Шулай ук активистлар да бик әйбәт”, - ди Фәрит Сибгат.

Ә рәсми яктан танылучы ТИҮ рәисе исә - Тәлгат Барый. Аның белән мөнәсәбәт ничек булачак?

“Тәлгатне дә яхшы кеше, дини, иманлы, дип беләм. Бергә эшләрбез”, - ди яңа рәис.

Тик Фәрит Сибгат “татарчы” Тәлгат Барыйның оппоненты “болгарчы” Гсоман Хәлилне дә иптәше дип атый. Моңарчы рәсми милләтчелек болгарчылык идеясыннан уттан курыкан кебек курка иде кебек? Татар тарихында Болгар түгел, Алтын Урда темасы мөһимрәк түгелме?

“Тарих безгә гаделсез. Дәреслекләрдә дә ялган күп. Болгар милли конгрессы җитәкчесе Госман Хәлил менә әле дә нахаклы дәреслек ясаучылар блән судлашып йөри. Болгарны татар тарихыннан аерып карап булмый. Аны милли хистән дә кисеп атып булмый. ”

- Фәрит әфәнде, корылтаегыз һәм конгресс вакытында бинагызда кораллы сак торды. Сезне бинадан куарга теләүчеләр бар диләр?

“Юктыр дип уйлыйм. Бу бина Татар иҗтимагый үзәгенә бирелгән иде. Шушы кадәр зур бинада безгә бер бүлмә табылыр. Без бит даими эшләп торабыз. Менә Барый белән дә дус Татар конгрессы белән бергә чишәрбез. Бина хәзер аларныкы”, - ди рәис.

Бүгенге җыелышта да Русияның мәгариф канунына кертелгән үзгәрешләр, андагы милли белем бирүгә каршы булган нәрсәләрне искә төшерделәр.

Интернет сайтларга мәкаләләр язучы, мавыктыргыч китаплар авторы Рафаил Табыш та милли мәгариф киләчәге өчен борчыла. Ул ТИҮ җыелышына күзәтүче булып килгән иде. Үз агымына салу, аңа ныклы рәсми яклау булмау татар мәгарифен юкка чыгарырга мөмкин дип саный. Татарча белем бирүне яңа канун буенча оештыру алу турында берничә үрнәк сөйли.

Рафаил Табыш
"Менә, татарча укыту икенче сыйныфтан соң башлана, диләр. Аннары аерым милли программа төзеп була диләр. Имеш, ничек телисең, шулай укыт. Тик программаларны коруны Мәскәүдәге чиновниктан сорарга кирәк булачак. Бу заманда һәр имза ничек табылганын беләсез. Мондый шартларда татар мәктәбен яки сыйныфларын, милли дәресләрне саклап калу бик авыр булачак. Бу канунданы рөхсәтләр - ике йөзлелек. Аның нигезендә милли мәгарифне саклап булмый."

“Яңа мәгариф канунын шыпырт кына чыгарып куйдылар. Халык сайлау белән мавыккан вакытта. Без аны гамәлдән чыгарыр өчен даими көрәшергә тиеш. Бу бер генә көнлек эш түгел”, -
дип сөйләде Юныс Камалетдинов. Ул татар халкы, шул исәптән эшсез калачак укытучыларның битарафлыгына да аптырый.

Энҗе Даутова
Эшчәнлекләренә матбугат та битарафлык күрсәтә икән. “Бу мәгълүмати камалыш. Без бит булдырабыз, барысы да ал да гөл дип сөйләмибез. Халыкка туры сүз, ирекле фикер ирешер дип куркалар. Шуңа күрә, гаммәви чаралар журналистларын җибәрми. Әле дә ярый, “Азатлык” бар”,- ди ТИҮ президиум әгъзасы Энҗе Даутова.

Шулай ук җыелыштагылар үзләренең яшь активистларга басым булуына зарланды. Әхәт Йосыпов: “Эштән куалар, куркыталар”, - дип сөйләде.

XS
SM
MD
LG