Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан 7 икътисадый районга бүленәчәк


Икътисад министрлыгы хезмәткәрләре фикеренчә, районнар бай булсын өчен аларны икътисадый берләштерергә кирәк. Әлегә Татарстанда 7 икътисадый район булдырмакчылар. Алар турында Азатлык радиосы өчен республиканың икътисад министры Марат Сафиуллин сөйли..

Икътисад министрлыгы хезмәткәрләре фикеренчә, районнар бай булсын өчен аларны икътисадый берләштерергә кирәк. Бу бүленеш беренче чиратта авыл хуҗлыгының көчлелегенә, хезмәт урыннарына, һәм җирлегенә карап бүленергә тиеш була. Әлегә Татарстанда 7 икътисадый район булдырмакчылар. Алар турында Азатлык радиосы өчен республиканың икътисад министры Марат Сафиуллин сөйли..
Бүгенге көндә безнең төп өч үсеш үзәге бар. Бу Башкала, Нефть һәм Кама районы. Кама районына, Чаллы, Түбән Кама, Тукай районы, Алабуга, Минзәлә һәм Зәй районнары кергән. Әлегә бу үзәктә республиканың 30% товары гына җитештерелә. Әмма алдагы дистә елда, бу төп районнардан булачак, аның җитештерү күләме дә 5 тапкырга артыр дип көтелә. Моннан тыш төп икътисадый районнарга шулай ук Башкала һәм Нефть районнары керә. Бу өч район күбесенчә сәнагать өчен җавап бирсәләр, калган районнарда күбесенчә авыл хуҗалыгы үсеше күзәтеләчәк.
Башкала икътисадый районына Яшел Үзән, Югары Ослан, Лаеш, Питрәч, Биектау һәм Әтнә районнары кергән. Бу район Татарстанның якынча 13 % җирлеген алып тора, һәм Татарстанга кертелгән инвестицияләрнең 51%шушы районга юнәлттерелә. Татарстанда эшләнгән товарларның 28% шушы җирлектә җитештерелә. Биредә химия һәм нефтехимия җитештерү оешмалары, җиңел сәнагать, урман эшкәртү өлкәләре алга киткән.
Икътисадчылар фикеренчә бу район иң көчле икътисадый район саналачак, һәм ул күбесенчә республика башкаласының үсешенә нык бәйләнгән. Казанның үсеше исә 7 юл белән башкарылырга мөмкин. Башкала хакимияте бу юлларның берсен сайлаган. Ул “2015 елга Казан Идел Буе башкаласы” дип атала. Биредә Казанны аның фәнни – белем системасын камилләштерү һәм мәдәни үзәкләрне күбәйтү нигезендә башкарылачак.
Шулай ук үзәк район белән беррәттән, икътисадчылар нефть икътисадый районын да төп урынга куя. Бирегә Әлмәт, Бөгелмә, Лениногорск, Сарман, Чирмешән районнары кергән. Бу район республиканың якынча 12 % алып тора. Татарстанның барлык товарларыннан 30%ты монда урнашкан оешмаларда җитештерелә.
Әлеге районны икътисадый яктан үстерү исә, бирегә кергән районнарга йөкләнгән. Әйтик Әлмәт районында - нефть табу һәм эшкәртү өлкәсендә фәнни мәгариф үзәкләр булдыру. Бөгелмә районы транспорт мәсьәләсен хәл итәчәк. Лениногорскка – нефть эшкәртүче заводларга җиһазлар булдыру йөкләнгән. Сарман һәм Чирмешән районы – авыл хуҗалыгы турында кайгыртырга тиеш булалар.
Икътисадый районнар нинди тәртип буенча бүленгән дигәнгә Марат Сафиуллин болай җавап бирде.
Беренче чиратта бу әлбәттә, аларның җирлеге һәм бер-берсенә якын булулары. Ник дигәндә чөнки берләшкән бу районнарның максатлары бер булачак. Бу максатка ирешер өчен билгеле аларга иң элек бер-берсе белән аралашырга кирәк.
Бу районнарның үсешенә комачаулаучы төп факторларны министр Марат Сафиуллин иң элең түбәндәгедән күрә.
Республикада күп кенә ширкәтләрнең максатлары бик зурдан әмма аларны тулысынча тормышка ашырыр өчен Татарстанда барлык шартлар да тудырылмаган, бу беренче чиратта җирлекнең камил булмавы, кайдадыр юллар булмавы, билгеле бер системалы үсеш булмавы белән чагыла.
Максатлар мулдан - 2010 елга республика районнары 80% кадәр үз-үзләрен икътисадый тәэмин итә алырга тиешләр. Мондый икътисадый районнар булдыру, бу максатка ирешергә һичшиксез ярдәм итәчәк дип белдерә икътисад белгечләре.
XS
SM
MD
LG