Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә Корбан бәйрәменә багышланган тамашалар узды


Гадәткә кергәнчә Мәскәүдә Рамазан концертлары ел саен үткәрелеп килсә дә, Корбан бәйрәменә багышланган мәдәни чаралар үткәрелми инде.

Ә менә быел мәдәни үзәктә, Корбан бәйрәменә багышланган концерт программасы күрсәтелде. Җырчы Альберт Әсадуллинның дини темага җырлары барлыгын белгән «Рух» продюссер үзәге, бәйрәм концертына хәзерге көндә Питербурда яшәүче җырчы Альберт Әсадуллинны һәм әле генә сәхнә тормышын башлап җибәргән күп кенә яшь җырчыларны да чакырган иде. Концерт программасын Русия телевидениясендә мөселманнар тапшыруында эшләүче диктор Динара Садретдинова алып барды. Альберт Әсадуллин тамашачыларга үзенең данлыклы «Мәгъди» программасын җырлаячак дисәләр дә, концерт башында бары тик «Фәтиха» сүрәсе генә яңгырады. Алга таба инде җырларын рус, итальян, испан һәм татар телләрендә дәвам итте Альберт Әсадуллин.

Әлбәттә татар җырларына да урын булды концерт программасында. Ә инде концертның икенче өлеше тулы белән яшьләргә бирелгән иде. «Гитис» студенты, Башкортстан егет Рэдик Евремов, эстарада- дҗаз учлищесы студенты Рафаэл Арифуллин, Казаннаннан Риф Әхмәтов һәм Илназ Сафиуллин чыгышларын халык бик яратып тыңлаган. Мин тамашачыларга бары бер сорау белән мөрәҗәгатъ итем. Корбан бәйрәменә багышланган концерт программасында җырларың татарча гына түгел, башка телдә дә яңгыравы сәер телмадымы? дип сорадым. Күпләр мондый буталышта бернинди дә хилафлык күрмәгәннәрен белдерделәр. Башка телдәге җырлар җырчының тавыш мөмкинлеген күрсәтә алды, диләр алар.
Тамашачылар бигрәк тә яшь җырчыларның җырларын яратып тыңлаган. «Мондый яшләребез булганда татар милләте яшәячәк әле!» диде бер тамашачы ханым.
XS
SM
MD
LG