Accessibility links

Кайнар хәбәр

Европа дипломатлары Әфганстаннан куылды


Ике Европа дипломаты пәнҗешәмбе көнне Әфганстаннан җибәрелде. БМО һәм Европа Берлегенең Әфганстан хакимияте белән сөйләшүләренә карамастан, дипломатларны илдән куу карарын Әфганстан хакимияте үз көчендә калдырды. Кабул ике дипломатны Әфганстанның дәүләт иминлегенә куркыныч китерә торган гамәлләр эшләүдә гаепләде. Ягъни җәй көнне Гильменд җирлегендә талиблар белән очрашкан дип әйтте. БМО вәкилләре монда аңлашылмаучанлык чыккан дип белдерә. Дипломатларның берсе – британияле - БМО хезмәткәре, икенчесе – Европа Берлеге вәкиле – ирландияле. Сишәмбе көнне аларга талиблар белән элемтәләр урнаштырдыгыз дип белдерелде һәм Әфганстаннан китү таләп ителде.

XS
SM
MD
LG