Accessibility links

Кайнар хәбәр

Аббас һәм Ольмерт Иерусалимда очрашып сөйләшәчәк


Бүген Иерусалимда Фәлыйстин автономиясе җитәкчесе Мәхмүд Аббас белән Израиль премьеры Эхуд Ольмерт очрашып сөйләшәчәк. Алар Якын Көнчыгыш низагын тыныч хәл итү перспективалары турында фикер алышачак.
Шулай ук бу очрашуда Аббас фәлыйстинлылар камап алган җирлек дип санаган Иерусалимның бер урынында Израиль хөкүмәтенең йортлар төзү планы мәсьәләсен дә күтәрер дип көтелә.
Бу ноябрьдә Аннаполиста (АКШ) узган Якын Көнчыгыштагы низагъны җайга салу нигезендәге Халыкара конференциядән соң Аббас белән Ольмертның беренче очрашуы.
XS
SM
MD
LG