Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сербия Косовоның бәйсезлеген таныган илләр белән мөнәсәбәтләрне киредән карыячак


Сербия Косовоның бәйсезлеген таныган илләр белән мөнәсәбәтләрне киредән карыячак. Бу хакта чәршәмбе көнне Сербия парламенты тарафыннан кабул ителгән резолюциядә әйтелә. Шулай ук бу документта имзаланырга тиешле халыкара карарларны, шул исәптән киләчәктә Сербиянең Европа Берлегенә керүе дә беренче чиратта илнең бәйсезлеген яклау ихтыяҗына туры килергә тиешлеге белдерелә.
Сербиянең тышкы эшләр министры Вук Еремич Сербиянең киләчәк юнәлеше Европага таба булачагын һәм моның өчен барлык кирәкле эшләр дә башкарылачагын әйтте.
Америка Кушма Штатлары һәм кайбер Европа Берлеге илләре Косово албаннарының инде киләсе яңа елдан Косовоны бәйсез итәргә теләү фикерен яклый.
XS
SM
MD
LG