Accessibility links

Хәмид Карзай бүген күрше Пакыстанга сәфәрен тәмамлый


Әфганстан президенты Хәмид Карзай бүген күрше Пакыстанга сәфәрен тәмамлый.
Чәршәмбе көнне ул Пакыстан президенты Пәрвәз Мөшшәрәф белән очрашты. Анда ике ил җитәкчесе талиблар һәм Аль-Каида сугышчылары белән көрәш өчен чикләрдәге тикшерүне арттыру һәм махсус хезмәтләр белән бәйләнешне арттыру турында килештеләр.
Билгеле булганча, Әфганстан хакимияте, Пакыстан сугышчылары белән көрәш алып бару өчен, тиешле чаралар күрелми дип һәрдаим дәгъвалар белдереп килде.
XS
SM
MD
LG